Бөгелмә авазы

“Урамы бар, юлы юк…”

"Бөгелмә авазы" газетасының 10 май санында менә шушындый баш астында мәкалә дөнья күргән иде. Анда җәй якынлашуга карамастан, шәһәр урамнарындагы юлларның үтә начар булуы турында бәян ителде, шул исәптән язмада җәмәгатьчелек хәбәрчебез Әнәс Назыймовның әлеге уңайдан язылган хатыннан өземтә бирелде. "Кеше ышанмаслык хәл, Бөгелмәнең Подстанция районындагы Гастелло урамында ярты гасыр...

"Бөгелмә авазы" газетасының 10 май санында менә шушындый баш астында мәкалә дөнья күргән иде. Анда җәй якынлашуга карамастан, шәһәр урамнарындагы юлларның үтә начар булуы турында бәян ителде, шул исәптән язмада җәмәгатьчелек хәбәрчебез Әнәс Назыймовның әлеге уңайдан язылган хатыннан өземтә бирелде. "Кеше ышанмаслык хәл, Бөгелмәнең Подстанция районындагы Гастелло урамында ярты гасыр инде юлсызлыктан интегәбез. Шәһәрнең җаваплы җитәкче-белгечләре, сез-дән үтенеп сорыйбыз: бер генә тапкыр булса да, безнең урамнан үтегез һәм үз күзләрегез белән күрегезче, зинһар, бу хәлне?! Урамыбыз халкы йорт салымнарын намус белән төгәл түләп килә. Безнең дә адәм төсле юллардан йөрергә хакыбыз бардыр бит?" - дип сорый ул.

Мәкаләгә җавап рәвешендә килгән рәсми хатта түбәндәгеләр әйтелә:

"Кызганыч, "асфальты кар суы белән агып беткән" урамның исеме язылмаган, ләкин урамнардагы юлларны ремонтлау вакытында гарантия срогы белән килешү төзелә һәм әгәр эш сыйфатсыз башкарыла икән, подряд оешмасы ул эшне кабат үз исәбенә башкарырга тиеш була. Урамнардагы юлларга ремонт ясау, аларны карап тоту коммуналь хезмәтләр өчен түләү счетларына кертелмәгән.

Бөгелмә муниципаль районының 2013 елгы бюджетында юлларны ремонтлауга акчаның җитмәвенә бәйле рәвештә, Николай Гастелло урамындагы юлны ремонтларга мөмкинлек юк.

"Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" директоры
А. ВЕРЕНЦОВ".

Редакциядән. Хатта, гомумән, Бөгелмәдәге барлык урамнарның да
диярлек, бигрәк тә быелгы язда, начар хәлдә булуы турында сүз барган иде. Бу мәкаләдә "чокыр-чакырларына салынган асфальты кар суы белән агып беткән" урамнар исемлегенә Газинур Гафиятуллин, Муса Җәлил, Воровский һ.б. бик күп урамнарны кертергә мөмкин булыр иде (урамнарның ни хәлдә икәнен белү өчен, Әнәс Назыймов язганча, машинага утырып, шәһәрне бер әйләнеп чыгу да бик җитә, югыйсә). Машина хуҗалары, пассажирлар юлларга махсус салынган кер тактасы өстеннән барган кебек бит (өлкәнрәкләр хәтерлидер, бар иде шундый сырлы-сырлы кер юу такталары). Өстәвенә, юлсызлык бәласе машинадагыларның да, юл читеннән барган җәяүлеләрнең дә куркыныч-сызлыгына да яный бит. Менә шул турыда уйларга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: