Бөгелмә авазы

Укытучыларга – акчалата бүләк

2014 елда Россиянең иң яхшы укытучылары 200әр мең сум акча алачак. Бу максатка федераль бюджетта 200 милион сум акча каралган. Ләйсән ВИЛДАНОВА әзерләде. 2014 елда Россиянең иң яхшы 1 мең укытучысы арасыннан һәрберсе 200 мең күләмендә өстәмә акча алачак. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган һәм ул Россия...

2014 елда Россиянең иң яхшы укытучылары 200әр мең сум акча алачак. Бу максатка федераль бюджетта 200 милион сум акча каралган.

Ләйсән ВИЛДАНОВА әзерләде.

2014 елда Россиянең иң яхшы 1 мең укытучысы арасыннан һәрберсе 200 мең күләмендә өстәмә акча алачак. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган һәм ул Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

Федераль бюджеттан РФ субъектлары бюджетына субсидияләр билгеләү турындагы карар проекты, РФ Президентының "Иң яхшы укытучыларны акчалата бүләкләү турында"гы Указын гамәлгә ашыру максатыннан, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

Реклама

"РФнең һәр субъекты өчен акчалата бүләкләү саны, РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 9 февралендә гамәлгә куелган карары нигезендә, федераль бюджеттан субсидияләр билгеләү һәм бирү кагыйдәләре буенча тәгаенләнәчәк", - диелгән документ текстында.

Бу субсидияләр 2006 елдан алып, "Мәгариф" өстен-лекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә. Өстәмә акча конкурс нәтиҗәләре буенча
ачыкланачак. Конкурс үткәрү һәм иң яхшы укытучыларны сайлап алу тәртибе Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән.

Конкурс үткәрүнең төп принциплары - бәйгене таныту, ачык итү, педагогика өлкәсендә, ким дигәндә, 3 ел стажы булган укытучыларны катнаштыру өчен тигез мөмкинлекләр булдыру.

РФ субъектының коллегиаль органы "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты буенча конкурс комиссиясен оештыра, алар соңгы 3 елда укучыларның казанышлары, фән буенча дәрестән тыш шөгыльләнүдә югары нәтиҗәләргә ирешү, укытучы тарафыннан укучылар уңай социаль тәҗрибә алсын өчен шартлар булдыру, заманча белем бирү технологияләрен нәтиҗәле файдалану һ.б. буенча иң яхшы укытучыларны сайлап алу уздыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: