Бөгелмә авазы

Укытучы өчен төп кулланма

Татар халкы һәрчак аң-белемгә, мәгърифәткә омтылып яшәгән. Электән кулъязма әдәбият киң таралган була. XIX гасыр урталарында ук инде зыялы затларыбыз газета-журналлар чыгару эшенә тотыналар.

Әлфинә КӘРИМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

1905 елгы революция татар матбугатына киң юл ача. Шул елның 2 сентябрендә Санкт-Петербургта татар телендә "Нур" газетасы дөнья күрә. Шуннан соң ике ел эчендә чыккан газета-журналлар саны 30га якынлаша. Аларның барысы да гарәп хәрефләре белән татарча нәшер ителгәннәр.

1907 елның 1 гыйнварында - Мәскәүдә "Тәрбиятел-әбфаль" ("Балалар тәрбиясе"), 1908 елның 1 фев-ралендә Казанда "Тәрбия" журналы чыга башлый. 1909 елда Оренбургта "Мәгариф" дигән педагогик журнал нәшер ителә, 1910 ел башында Әстерханда да шул исем белән журнал дөнья күрә.
1913 елның башларында Казан губернаторы канцеляриясе "Сабах" нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәров мөхәррирлегендә "Мәктәп" дигән педагогик журнал чыгарырга рөхсәт бирә. Журналны бастыруда матди ярдәм итәргә бертуган Габделвәли белән Мөхәммәтвәли Әхмәдуллиннар алына. Шулай итеп, 1913 елның 1 февралендә (яңа стиль белән 6 мартта) журналның беренче саны дөнья күрә.

Реклама

Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, ул 1914 елның октябрендә чыгудан туктый. Кыска гомерле булуына карамастан, басма татар педагогикасы тарихында зур әһәмият казанып өлгерә, галим-педагогларда вакытлы матбугат белән кызыксынуны көчәйтә.

1918 елның 7 ноябрендә "Мәгариф" журналы инде Совет власте идеологиясенә яраклаштырып, яңадан нәшер ителә башлый. Бераздан исеме алыштырылып, "Совет мәктәбе"нә әверелә. Тик бу педагогик журнал, нинди исем астында гына чыкмасын, барыбер үз мәсләген үзгәртми: укытучылар өчен методик кулланма буларак, беркайчан да актуальлеген югалтмаган. Балаларны укыту, югары кимәлдә тәрбияләү, һөнәр сайлауда мәктәпнең роле, шулай ук укытучыларның укыту планнары, һәртөрле программалар, уку әсбаплары сайлау, мәктәпләрдә оештыру мәсьәләләре, балаларга үз ана телләрендә белем бирү, фәннәрне үзләштерү юллары - боларның барысы да журналда һәрдаим биреп барыла.

100 еллык тарихы булган "Мәгариф" журналы, үз мәсләгенә тугры калып, милләт балаларын, яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә алдагы елларда да кирәкле методик кулланма булып калыр дип уйларга тулы нигез бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: