Бөгелмә авазы

Уңайлы мохит

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында "Уңайлы мохит" республика программасының тормышка ашырылуы хакындагы сорауларга багышланган киңәшмә үтте. Видеоконференция режимында аны ТР Премьер-министры И. Халиков алып барды. Хакимиятнең матбугат хезмәте. Татарстанда инвалид һәм хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле булган халыкка уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән "Уңайлы мохит" максатчан дәүләт программасы өченче ел эшли инде. Бу программаны...

Реклама

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында "Уңайлы мохит" республика программасының тормышка ашырылуы хакындагы сорауларга багышланган киңәшмә үтте. Видеоконференция режимында аны ТР Премьер-министры И. Халиков алып барды.
Хакимиятнең матбугат хезмәте.
Татарстанда инвалид һәм хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле булган халыкка уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән "Уңайлы мохит" максатчан дәүләт программасы өченче ел эшли инде. Бу программаны тормышка ашыру максатыннан, 2012 елда РФ һәм ТР бюджетларыннан Бөгелмә муниципаль районына 18 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Программа кысаларында шактый эшләр башкарылган һәм кайбер җәмгыять биналарында уңайлы шартлар тудырылган инде, бу - Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә, "Яңарыш" мөмкинлекләре чик-ле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә, төзелеш-техник көллиятендә. Мәшгульлек үзәгендә дә эшләр тәмамлануга таба бара - тиздән бирегә авыш күтәргеч урнаштырылачак. Май ахырына кадәр җәяүлеләр өчен автоюлны аркылы чыга торган урыннарны җайлау эшләрен тәмамлау күздә тотыла. Июнь башына, күз күрүе начар булган һәм махсус арбадагы инвалидларга уңайлы шартлар тудыру максатыннан, торак йортларда да эшләрне җиренә җиткерү каралган.
Бу өлкәдәге барлык эшләр тәмамлануга, мөмкинлекләре чикле кешеләр үзен күпкә яхшырак тоячак. Мәсәлән, Маргарита Манько 5 елдан артык инде инвалид креслосына береккән. Йортларына куелган пандус аның өчен коткару чарасына әверелә. Кайгыртучан ире Владимир Манько хатынын көн саен саф һава суларга алып чыга. Хәзер ир өчен бу зур авырлык тудырмый. Гаилә яши торган подъездга (Якубов урамы, 58 нче йорт) күтәрелмәле рельслар куелган, баскычта - уңайлы пандус. В. Манько сүзләренә караганда, ниһаять, инвалидлар өчен дә яхшы шартлар тудырыла башлады. Алар да бит моңа тулы хокукка ия. Белешмә өчен, Бөгелмә муниципаль районында инвалидлар гомуми халыкның 7,5 процентын тәшкил итә.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: