Бөгелмә авазы

"Төзелеш мохите" кысаларында, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров чираттагы күчмә киңәшмә уздырды

Узган атнада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, “Төзелеш мохите” кысаларында төзелеш һәм реконструкция эшләре барган объектларны карап, барган эшләр, килеп туган проблемалар белән танышып чыкты.

Бөгелмә районы территориясендә 40 республика программасының 25е гамәлгә ашырыла. 2019 елга план инде расланган, аның кысаларында шәһәр һәм район объектларында эшкә керештеләр.

Линар Закиров эш башланган берничә объектта булды. Алар арасында 27-нче номерлы балалар бакчасы. Быел районда барлыгы 4 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла. Бу программага 1983 елдан да иртәрәк төзелгән балалар бакчасы биналары кергән.

Алдагы еллардагы кебек үк ремонт барышында төп 8 эш төре башкарылачак. Аларга тәрәзәләрне алыштыру, түбә, инженерлык челтәрләрен, отмосткалар, керү төркемнәрен һәм тышкы як стеналарны ремонтлау, ишекләр алыштыру керә.

Бу елга ниятләр, әлбәттә, оптимистик. 40 программаның 25ендә катнашабыз. Калганнары буенча без инде эшләрне я үтәп бетердек, я ул программалар безнең район өчен актуаль түгел. Гадәттәгеч,ә 10 гыйнвардан соң безнең подрядчы оешмалар үз эшләренә кереште. Шушы көннәрдә генә әле нәтиҗәләр ясап уздык, 2015 елдан 2018 елга кадәр 4 ел эшләү дәверендә без муниципаль районга 4,6 миллиард сумнан артык инвестиция акчаларын җәлеп иттек. Бу вакыт эчендә 446 социаль әһәмияткә ия объектларны ремонтлый һәм төзи алдык. Быел без спорт объектларын төзекләндерү буенча финишка чыктык. Бүгенге көндә бик актуаль булган юнәлеш – ул балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү. Узган елны 3 балалар бакчасын, быел исә 4есен ремонтлаячакбыз. Эшләргә керешкәч, төзүчеләр авырлыклар белән дә очраша. Күпчелек биналар 50нче елларда ук төзелгән. Ул вакытта технологияләр башка төрле булган. Килеп туган авырлыкларга карамастан, безнең подрядчы оешмалар үз эшләрен намус белән башкара”, - дип ассызыклады Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров.

“Төзелеш мохите” кысаларында, Линар Закиров Герцен урамында төзелеп килүче 38 фатирлы йортка да сугылып узды. Быел аны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Анда фатирлар социаль ипотека программасына чират торучыларга тапшырылачак.

Узган елны без 40 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырдык. Быелгы план – 35 мең квадрат метр. Герцен урамында төзелеп килүче йорт бу программада төп объект булып тора. Быел ул кулланышка тапшырырга әзер булыр дип өметләнәбез”, - дип белдерде Линар Закиров.

Герцен урамындагы йортта подрядчы оешма – “Стройсервис” җәмгыяте. Биредә төзелеш эшләре 2018 елның август аенда башланып киткән, тәмамлау срогы – 2019 елның ноябрь ае.

“Бүгенге көндә йортның өченче каты төзелеп килә. Шушы айдан инде эчке эшләргә керешәчәкбез. Төгәлрәге, тәрәзә кую, электр белән бәйле булган эшләрне башкаруга керешәчәкбез. Финанслау әлеге көнгә бик сүлпән бара. Тиздән бу мәсьәлә хәл ителер дип ышанып калабыз”, - дип белдерде “Стройсервис” җәмгыяте директоры Анатолий Красильников.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: