Бөгелмә авазы

Тырышлык нәтиҗәсе

Куйбышев тимер юлының Идел - Кама регионында рельсларны аркылы чыгу юлларында узган елда бер тапкыр бәхетсезлек очрагы булган. - Бу, переездларда юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатында, тимер юлчыларның ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергәләп, профилактик чаралар үткәрүенең уңай нәтиҗәсе булып тора, - дип хәбәр итәләр матбугат үзәгеннән. - Әйтик, 2016 елда тимер юлчылар...

Куйбышев тимер юлының Идел - Кама регионында рельсларны аркылы чыгу юлларында узган елда бер тапкыр бәхетсезлек очрагы булган.
- Бу, переездларда юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатында, тимер юлчыларның ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергәләп, профилактик чаралар үткәрүенең уңай нәтиҗәсе булып тора, - дип хәбәр итәләр матбугат үзәгеннән. - Әйтик, 2016 елда тимер юлчылар 28 меңнән артык шофёр белән шәхсән сөйләшкән, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә 467 тикшерү оештырган, 28 меңнән артык мәгълүмати-кисәтү кәгазе тараткан, автохуҗалыкларда 2,4 мең транспорт иясе өчен инструктаж үткәргән, күрсәтмә агитация материаллары белән 12 стенд эшләп куйган.
Тимер юлны аркылы чыгу урыннарында эшләүче хезмәткәрләрне көтелмәгән хәлләр килеп туа калганда, ничегрәк эшләргә кирәклеген өйрәтүгә дә зур игътибар бирелә.
Шулай ук переездларның техник торышын яхшырту юнәлешендә зур эш алып барыла. Әйтик, соңгы биш елда 3 переезд капиталь ремонтланды, 8енә резин-корд түшәлде, 7сендә асфальт капламы яңартылды. Заманча кисәтү җайланмалары урнаштыру, каршылыклар урнаштыру, булганнарын модернизацияләү эшләре дә алып барыла. Быел исә "РЖД" ачык акционерлык җәмгыяте Куйбышев тимер юлының Идел - Кама регионындагы зонада куркынычсызлыкны тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү өчен 4 миллион сум акча билгеләнгән.
Эшне максатчан төстә һәм эзлекле итеп алып баруның, уртак тырышлыкның нәтиҗәсе дә уңай: соңгы 3 елда төбәк тимер юл переездларында юл-транспорт вакыйгаларының саны кимеде. 2014 елда алар 7 булса, 2015 елда - 2, узган елда исә, әйткәнебезчә, 1 очрак теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: