Бөгелмә авазы

Тынычлык һәм иминлек сагында

Ел саен 4 октябрьдә халыкны саклау максатыннан оештырылган беренче дәүләт системасы - Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә.

Наталья ДМИТРИЕНКО,
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Моннан 80 ел элек СССР җирле һава оборонасы (МПВО) оештырыла, аның алдына тылны һава һөҗүмнәреннән саклау, халык арасында кирәкле оборона эшләре алып бару бурычы куела. Кораллы бәрелешләр, сугышлар вакытында тыныч халык арасында югалтуларны мөмкин кадәр киметү, гражданнарның иминлеген тәэмин итү - һәр дәүләтнең омтылышы ул.

Хәзерге шартларда гражданнар оборонасы сугыш һәм хәрби каршылыклар вакытында гына түгел, ә табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә дә халыкны саклау, ярдәмгә килү бурычын үз өстенә алды. Соңгы елларда эш системасы да беркадәр үзгәрә төште: хәзер төп игътибар, гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу максатында, профилактик эшләргә һәм укыту-өйрәтүгә юнәлдерелә.

Менә берничә ел инде 4 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Татарстанда Гражданнарны саклау айлыгы үт-кәрелеп килә. Бу чорда безнең максат - халыкка Бөгелмәдә һәм аның тирә-ягында килеп чыгуы ихтимал булган гадәттән тыш хәлләр һәм ул очракта ниләр эшләргә кирәклекне төшендерү. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучылары шәһәрдәге белем бирү йортларында, мәгариф учреждениеләрендә дәресләр, викториналар, әңгәмәләр, "Куркынычсызлык көннәре" үткәрәләр, аларда террорлык актлары була калса, үз-үзеңне тоту, бер-береңә ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән таныштыралар; мәктәпләрдә, көллиятләрдә кешеләрне эвакуацияләү тәртипләре күрсәтелә. Мондый күнекмәләр алу бик мөһим, чөнки гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, аңа алдан ук әзер булган, каушап-югалып калмаган кешеләрнең, гадәттә, исән-имин котылу мөмкинлекләре зуррак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: