Бөгелмә авазы

Тузган торак – көн кадагында

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында 1 970,8 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу еллык планның 82,2 проценты дигән сүз (Бөгелмә муниципаль районында план нибары 67 процентка үтәлгән). Узган елның шул чорында бу сан 101,2 процент тәшкил иткән. 8 ноябрьдә узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек...

Әлфия МОСТАФИНА.
Һәрвакыттагыча министр докладын тикшерү-күзәтчелек органнары, үз-үзен көйләүче оешмалар һәм башкарма комитетларның төзелүче объектларда хезмәтне саклау буенча атна саен тикшерүләр уздыру эшләре турында сөйләүдән башлады. 2014 ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 861 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 17 666 мең сумга 461 карар чыгарылган, 9 726 мең сумлык штрафлар алынган.
Республика киңәшмәсенең төп темасы 2013 һәм 2014 еллар этаплары өчен "Тузган торак" программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре булды. 2013 ел этабы буенча 656 сату-алу килешүе төзелгән, ә план - 4 800 (Бөгелмәдә 41 килешүнең 8е документлаштырылган). Быелгы план үтәлеше бигрәк тә аяныч - план буенча каралган 55тән 1 генә килешү рәсмиләштерелгән. Адреслы прог-раммага кергән авария хәлендәге 14 йортка да табличкалар эленгән.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу программаның мөһимлеген ассызыклап: "Тузган торак" һәм 2015 елгы программаларга әзерлек мәсьәләләре аерым контрольдә булырга тиеш, чөнки авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү эше киләсе елда өстенлекле булачак", - дип искәртте.
Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү мәсьәләсе буенча Ирек Фәйзуллин докладын ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин тулыландырды. "Беренче чиратта, - диде ул, - тузган торакларны исәпкә куярга һәм авария хәлендәге йортларда яшәүләре турында гражданнарга хәбәр итәргә кирәк".
2014 елгы программалар буенча КС-2 формасын тапшыру эше Бөгелмәдә 85 процентка үтәлгән (рес-публикада - 79,3 процент). Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров бу уңайдан: "Кызыл зонада булмасак та, КС-2 формасын тапшыру эше канәгатьләнер-лек түгел", - дип искәртте һәм, ГИСУ вәкиленә мөрәҗәгать итеп, подрядчылар белән берлектә әлеге эшне активлаштырырга кушты.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: