Бөгелмә авазы

Төсләр патшалыгында

Татар мәдәният үзәгендә яңа күргәзмә ачылды - анда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ЮНЕСКО Халыкара рәссамнар федерациясе һәм Россия, Татарстан Республикасы рәссамнары берлекләре әгъзасы Анатолий Алексеевич ПАШИНның картиналары урын алды. Күргәзмә ачылу тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Лена Миңнуллина, рәссамның хезмәттәшләре, дуслары - Чаллы, Лениногорск һәм...

Татар мәдәният үзәгендә яңа күргәзмә ачылды - анда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ЮНЕСКО Халыкара рәссамнар федерациясе һәм Россия, Татарстан Республикасы рәссамнары берлекләре әгъзасы Анатолий Алексеевич ПАШИНның картиналары урын алды. Күргәзмә ачылу тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Лена Миңнуллина, рәссамның хезмәттәшләре, дуслары - Чаллы, Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләре рәссамнары, мәктәп укучылары катнашты.

Бөгелмәләрне бик күп иҗади шәхесләр белән таныштырган Татар мәдәният үзәгенә килеп керү белән акчарлаклар каршы ала. Рәссам үзе әйткәнчә, туган ягы - Чистайдагы Нократ акчарлаклары ул. Елга, Чистай ягы табигате А. Пашин иҗатында аеруча мәхәббәт белән яктыртыла. Чаллы рәссамы Мадияр Хаҗиев исә рәссам картиналарының фәлсәфи эчтәлеген ассызыклады. Лениногорск кунагы Нина Горюнова борынгы рус мәдәнияте, мифологиясенә нигезләнгән хезмәтләргә игътибар итте. Ә Бөгелмә рәссамы Яков Лукьяненко: "Бүгенге күргәзмәдә - ике экспозиция. Берсе картиналар булса, икенчесе - Анатолий Алексеевич үзе", - дип, күпләрнең тел очындагысын әйтеп бирде. Чыннан да, әле күргәзмә ачылу алдыннан рус-этник костюмыннан йөргән А. Пашин, тантана өлеше башлануга, гел икенче киемнән, үзе бер тамаша ясап килеп чыкты. Соңыннан болай сүз җае гына кебек итеп, ул киемнең Сәмәрканд, Бохара осталары тарафыннан кулдан тукылган тукымадан эшләнеп, кулдан чигелгәнлеген дә искәртте. Гомумән, тыйнаклыктан бер дә интекми дияр идем Пашин әфәндене. Рус теленә күчкәнемә газета укучылардан гафу үтенеп (чөнки рифма саклануы зарур), рәссамның бер цитатасын китерәм, барлык диферамбалардан соң, бер дә шаяртмыйча, үзем турында шуны әйтәм, ди ул: "Сальвадор Дали, Пашин где-то вблизи"... Мактанырлыгы да юк түгел, узган елда гына да рәссамның 26 шәхси күргәзмәсе булган. Аның картиналары исә Россия, Франция, АКШ, Германия, Италия, Канада илләрендә шәхси коллекцияләрдә урын алган. А. Пашинның укучылары - Франция, Һиндстан, Япония һәм б а ш к а чит илләрдә уз- дырылган күргәзмәләрнең җиңүчелә- ре, медалистлары. Барлык уңышларының да серен ул хезмәттә күрә: "1 процент талант, 99 процент хезмәт, - ди ул. - Минем остаханәмдә инде йөрерлек урын калмады". А. Пашин картиналарын бүләк итәргә ярата. Казан онкология үзәгенә дә берничә картинасын калдырган. Рәссамның әнисе һәм олы кызы яман шеш авыруыннан дөнья куялар. "Реквием" картиналар сериясендәге хезмәтләре алар истәлегенә багышланган. Күргәзмәдә шул сериядән бер картина урын алган.

Очрашу барышында А. Пашин кызыксынучыларның сорауларына җавап биреп, картиналарының нинди техника белән, нинди стильдә, нинди материаллар белән эшләнүе, картина туу тарихы хакында сөйләде. Әлеге күргәзмәне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: