Бөгелмә авазы

Төркия ишеген ачып кергән Айгөл...

Сәясәткә бәйле хәлләр Иктисадый кризис, дөньяда әледән-әле булып торган террорлык актлары россиялеләргә Төркия ишекләрен япты. Урта диңгез ярында кызынырга яратучы Россия халкы өчен бу югалту, ә Төркия өчен иктисадый кризиска әверелде. Шунлыктан күпләр ял итү урыннары итеп башка илләрне сайлады. Быел исә әлеге хәл уңай якка үзгәрә башлады. Төркия белән...

Сәясәткә бәйле хәлләр

Иктисадый кризис, дөньяда әледән-әле булып торган террорлык актлары россиялеләргә Төркия ишекләрен япты. Урта диңгез ярында кызынырга яратучы Россия халкы өчен бу югалту, ә Төркия өчен иктисадый кризиска әверелде. Шунлыктан күпләр ял итү урыннары итеп башка илләрне сайлады. Быел исә әлеге хәл уңай якка үзгәрә башлады. Төркия белән Россия арасында яңа килешүләр барлыкка килде. Киләчәктә чикне узу визасыз булырга тиеш, сату-алу эшләре дә уңай якка юнәлер дигән өмет бар. Моны россиялеләр генә түгел, төрекләр дә зарыгып көтә.

Төркия ишеген ачып...

Быел һич көтмәгәндә мөмкинлек туып, мин дә Истанбул шәһәрендә кунакта булып кайттым. Әлеге шәһәргә икенче сәяхәтем бу. Беренче тапкыр кызым Земфира гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыккач, аңа Истанбулга ике кешелек юллама биргәннәр иде. Шул рәвешле,Төркия белән танышып кайттык. Бу юлы сәяхәтем, чыннан да, көтелмәгән җирдән, һавадан килеп төште дисәм дә, ялгышмам. Ике көнлек сәяхәткә мине күптәнге танышым Хакан исемле төрек чакырып алды. Берничә ел элек ул кардәшләре белән Бөгелмәдә төрек кафесы ачарга йөрде. Тик эшләре уңмады, барысы да шул әлеге дә баягы сәясәт белән бәйле иде. Үзе Бөгелмәгә килмәсә дә, танышым миңа күчтәнәчләр җибәреп торды. Якын дусларга әйләндек. Күрешеп-сөйләшеп алу турындагы хыялны ул да, мин дә күңелебездә саклап килдек. Сүз куешсак та, очрашуыбыз, төрле сәбәпләр аркасында, гел чигерелеп килде. Менә, ниһаять, хәерле җомга кичендә миңа бүләк итеп Хакан билет алуы турында хәбәр итте. Җыенырга бары 3 сәгать вакытым бар иде. Кызым: "Юләрләнмә инде, әни, курыкмыйсың да үзең", - дип ишарәләсә дә, аны тыңлап тормадым. "Бер булсын - уң булсын" дип, сеңлемә һәм дусларга хәбәр итеп, Аллага тапшырып, юлга чыктым. Шимбә көнне иртәнге сәгать тугызда Истанбулның Ататөрек аэропортында (биредә көненә 2 меңнән артык самолет утыра) идем инде. Танышым бик күркәм, тәрбияле, итагатьле кеше булып чыкты. Каршы алды, кунакханәгә урнаштырды. Татарча яхшы белүемә Истанбулда тагын бер тапкыр шатланып куйдым. Хакан белән дә аралашу кыенга туры килмәде. Бер-беребезне 50 процентка аңладык. Ул төрекчә сөйли, ә мин, билгеле инде, татарча.

Истанбул - дөньяның иң зур шәһәрләренең берсе

Истанбул - Төркиянең иң зур шәһәре (20 миллион кеше яши), диңгез порты, сәүдә һәм мәдәни үзәге. Элекке Рим, Византия һәм Госман империяләре башкаласы. Ул Босфор бугазының ике ягында, Кара һәм Мәрмәр диңгезләр ярында урнашкан. Шәһәрнең зур өлеше - Европада, кечкенәсе Азиядә урын тота. Биредә туризм киң колач җәйгән. Бу - аңлашыла да. Элек Истанбул Константинополь дип аталган һәм илнең мәркәзе булып торган. Аның тарихы күп драматик вакыйгалар белән бәйле. Рим империясе заманыннан бирле Константинопольне яулап алу дәрәҗәле эш булган. Шуңа да биредәге экскурсияне тарих буйлап сәяхәткә тиң дияр идем.

Бөек Солтанны эзләп...

"Великолепный век" сериалын карап, мин дә шәрык әкиятен чынлыкта күрәсем килеп йөрдем. "Топкапы" сараенда булырга, Сөләйман солтан белән Хюррем яшәгән урыннарга күз саласы иде", - дип хыялландым. Һәм менә хыялым тормышка ашты. "Топкапы" сараена килеп керү белән, тәннәр чемердәп китә, бер төсле илаһи хисләргә күмеләсең. Бөек Госман иленең Бөек Солтаны аяк баскан, яшәгән урыннары бит. Биредә һәр почмакта - тарих сулышы. Хюррем яшәгән "Гарем" гына да ни тора. Розаларга күмелгән бакчадан таш бинага килеп эләгәсең. Монда ниндидер кырыслык, басым тойгыларын хатын-кыз нечкәлеге, нәзәкатьлелеге атмосферасы баса. Солтан, Валидә, кызлар куна торган бүлмәләр, хамам (мунча) - барысы да ничек бар, шулай сакланган, мирас итеп калдырылган. Стеналар матур мозаика белән бизәлгән, ә Солтан бүлмәсендә челтерәп фонтан ага. Хюррем солтан көзгесенә карап, үткән заманнарга күз салып була кебек. Бер сүз белән әйткәндә, могҗизаи әкият дөньясы.

Солтанәхмәт һәм Әйа София мәчетләре

Әлеге мәчетләр -- чын сәнгать хәзинәләре. Иң матуры - Солтанәхмәт, ә иң танылганы - Әйа София. Беренчесе Госман заманында салынса, икенчесенең төгәл төзелеш елын әйтеп бирә алмыйлар. Ул Византия заманында ук булган. Моны Әйа София эчендә табылган рәсемнәр дәлилли. Мәчеткә әверелгәнче, ул христиан соборы булып торган, хәзер инде исә - музей. Биредә бакырдан ясалган "Плачущая колонна" бар. Аңа кулның баш бармагын куеп, теләк теләп була. Биредә борынгы заманнарда 115 метрлы югарылыкка ат белән менә торган булганнар, моның өчен махсус юл бар. Ә бина астында тарихчылар да аңлатып бирә алмаган җир асты тоннельләре төзелгән.

Солтанәхмәт мәчетенең бер өлеше - эшләп килүче мәчет. Ул Истанбул символы булып тора. Аның янындагы мәйдан элек 100 мең кеше сыйдырырлык ипподром булган дип сөйлиләр.

Базилик цистернасы

Истанбулда барлыгы 40тан артык сусаклагыч табылган. Иң популяры - "Базилик цистернасы". Цистерна сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә "сусаклагыч" дигән сүз. Базиликта суны корылык, сугыш булу очракларына саклаганнар. Андагы су "Топкапы" сараена да җибәрелгән. Барлыгы 19 километрга сузылган ул.

"Армада" кунакханәсе

Күз явын алган җир булып, әлбәттә инде, ял урыны истә калды. Экскурсияләрдән соң аяксыз калып кайтып кереп, чәй эчәсең дә янә чыгып китәсең. Шәһәр үзәгендә урнашкан "Армада" туристлар өчен бик уңайлы. Европа стиленә якын китереп ясалган бина. Кунакханә бинасы өстендә ачык һәм ябык террасалар бар. Биредә рәхәтләнеп төрек кофесын, чәен эчәргә була. Беррәттән Әйа София белән Солтанәхмәт мәчетләрендә яңгыраган азанны тыңлап, Мәрмәр диңгездә йөзүче көймәләр, параходларга карап сокланасың. Оҗмах урыны инде.

Туристлар колагына

Истанбулга барып кайтуы кыйммәткә төшәме дип сорарсыз? Әллә ни түгел, дип җавап бирер идем. Ике көнлек ялым, юлым, отель белән бергә 35 мең сумга чыкты. Шунысын да ассызыклап әйтәсем килә: "Төркиягә барырга курыкмагыз! Барыгыз, күрегез!" Биредә һәр җирне полиция хезмәткәрләре контрольдә тота. Истанбул музейларына металл тикшерү аппаратлары белән тикшереп кертәләр. Алар янында полиция хезмәткәрләре белән бергә хәрбиләр дә сакта тора. Барысы да террорчылык очракларын юк итү өчен эшләнелә. Ә төрек халкына килгәндә, алар бик дустанә яши, елмаеп кына торалар, туристларга шатлар, бигрәк тә Россиядән килүчеләр өчен (мин кунакханәдә бердәнбер Россиядән килүче идем). Музейларга билет хаклары бер кешегә 20 - 40 төрек лиры тора. Гомумән, чит илгә чыгып китәбез дисәгез, мораль һәм физик әзерлек кенә аз. Толерантлы булу бик мөһим, чит ил халкының тарихы, традицияләре белән танышу шарт булып тора. Истанбул маҗаралары шуның белән генә тәмамланмас дип уйлыйм. Алда безне яз көне була торган "Лаләләр фестивале" көтә. Анда кызым белән бергә барырга ният итеп торабыз, насыйп булса.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: