Бөгелмә авазы

ТР Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан лекция узды

6 ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан, А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, канунлылык һәм хокук тәртибе буенча Дәүләт Советы Комитеты рәисе Шакир Яһудин лекция укыды. Аны авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма җитәкчеләре, дин әһелләре, мәгариф...

6 ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан, А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, канунлылык һәм хокук тәртибе буенча Дәүләт Советы Комитеты рәисе Шакир Яһудин лекция укыды. Аны авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма җитәкчеләре, дин әһелләре, мәгариф һәм мәдәният учреждениесе вәкилләре тыңлады.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров очрашуны:
"25 ел элек кабул ителгән Конституция демократик хокукый җәмгыять барлыкка килүдә, Татарстан халкының яшәү шартларын яхшыртуда иң мөһим роль башкаручы документ", - дигән сүзләр белән башлап җибәрде. Аннары сүзне Шакир Яһудинга тапшырды.

Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин Конституциянең туган көне Татарстан өчен зур мәгънәгә ия булган вакыйга булуын билгеләп үтте:

- Ул җәмгыять белән дәүләт мө-нәсәбәтен регламентлый. Консти-
туция татарстанлылар өчен әһәмиятле, шуңа күрә республиканың һәр гражданины аның нәрсә икәнен күз алдына китерергә һәм нәрсәдән
торганлыгын чамаларга тиеш", - диде.

Шакир Яһудин Татарстан Конституциясенә багышланган лекция дәвамында документның нинди шартларда кабул ителүе, аның эчтәлегенең төп өлешләре турында сөйләде. Залда утырган һәркем үзе өчен төп Кануныбыз турында күпмедер яңа мәгълүмат алды.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: