Бөгелмә авазы

Торакка ихтыяҗ зур

14 гыйнвар көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган эшлекле киңәшмәдә сүз, башлыча, 2012 елда торак төзелеше һәм аны сафка бастыру, ветераннарның торак шартларын яхшырту программасын үтәүнең барышы турында булды.

Әлфия ЗАРИПОВА.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгышыннан күренгәнчә, 2012 елда Татарстанда 2,5 миллион
квадрат метрга якын торак сафка бастыру күздә тотыла.

Торак йортлар, социаль һәм инженерлык инфраструктурасы төзелеше өчен төрле дәрәҗәдәге чыганакларны үзвакытында җәлеп итү агымдагы елда торак төзелеше планын үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

Быел Татарстанда 10076 гаилә социаль ипотека программасында катнаша алачак. Программа буенча барлыгы 120 торак йортны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Бу 8083 фатир дигән сүз.

Бөгелмә муниципаль районы капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Илмир Исхаков әйтүенчә, 2012 елда Бөгелмәдә 47000 квадрат метр мәйданда торак төзү каралган. Шуның 12523 квадрат метры - социаль ипотекага, 1090 квадрат метры инвестицияле торак төзелешенә туры килә, ә шәхси торак төзелеше өчен 26307 квадрат метр мәйдан бирү каралган. 2011 елда башлап калдырылган төзелеш объектларында бүген эш график нигезендә алып барыла.

"Ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен субсидия белән тәэмин ителмәгән 1813 ветеранга 1746 миллион сум күләмендә акча кирәк, - диде министр Ирек Фәйзуллин. - Чираттагы федераль траншны республика агымдагы елның беренче кварталында алачак".

2010-2011 елларда бу мөһим программа буенча реестрга 16683 ветеран кертелгән булып, 14805 ветеран белән килешү төзелгән, 14331 ветеран яңа фатирларга күченгән.

2012 елда субсидия белән тәэмин ителгән 353 ветеран өчен торак төзелә башлаган; бүгенге көндә 65 ветеран, субсидиясе булып та, килешү төземәгән;
1813 ветеранга субсидия бирелмәгән; шулай да әлегә субсидия белән тәэмин ителмәсә дә, 180 ветеран өчен заем буенча төзелеш башланган.

Шушы мөһим программа эшли башлаганнан алып, безнең районда гомер кичерүче 66 ветеран үзенең торак шартларын яхшырткан, шуның 26сы - 2011 елда. Бүгенге көндә фатир сатып алырга субсидия алу өчен 70тән артык ветеран чиратта тора икән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: