Бөгелмә авазы

“ТНГ-Групп” җәмгыяте хезмәткәренең казанышлары

Безнең арада бик күп талантлы кешеләр яши. Алар дөньяга матур идеяләр бүләк итәләр, үзенчәлекле эшләре белән сөендерәләр, бик күп мәрхәмәтле гамәлләр башкаралар.

Безнең арада бик күп талантлы кешеләр яши. Алар дөньяга матур идеяләр бүләк итәләр, үзенчәлекле эшләре белән сөендерәләр, бик күп мәрхәмәтле гамәлләр башкаралар. Мондый шәхесләр һәрвакытта да барлык якты уй-хыялларын тормышка ашырырга тырышалар. Үзләрен эшләре һәм хоббилары ярдәмендә таныталар.

“ТНГ-Групп” җәмгыятенең фәнни-техник идарәсе хезмәткәре Сергей Анатольевич Жилин бар яктан да талантлы. Ул тормышта яраткан һөнәрен сайлаган. Аның һөнәре, таланты, кызыксынуы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә дә ярдәм итә. Бар яктан да камил шәхес энергиясе белән үз тирәсендәге кешеләрне дә сихерли.

Сергей Анатольевич Жилин Бөгелмәдә туып үсә. Монда ук урта белем, аннары 75нче һөнәри лицейда авыл хуҗалыгы машиналары буенча техник-механик белгечлеге буенча урта һөнәри белем ала. Соңрак  актив, акыллы, һәрнәрсә белән кызыксынучан егет “Көнкүреш телерадиоаппаратурасы” юнәлеше буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетына (КАИ) укырга керә, инженер һөнәрен үзләштерә.

Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, Казанның “Радиоприбор” заводында инженер-конструктор булып эшли. 2008–2009 елларда конструктор бюросы начальнигы була.

2009 елда гаиләсе белән туган җиренә – Бөгелмәгә әйләнеп кайта.

 “ТНГ-Групп” җәмгыятенә эшкә урнаша. Бүгенге көнгә кадәр фәнни-техник идарәнең конструктор бюросында инженер-электроник булып эшли.

Актив шәхес беркайчан да ирешкән максатларында туктап калмый, һәрвакытта да камилләшә. Төп эше белән бер үк вакытта – 2011–2013 елларда Казан авиация институтының Бөгелмә филиалында электроника фәнен укыта . 2014 елдан алып, Балалар техник иҗаты үзәгендә өстәмә белем бирү укытучысы булып эшли. Анда техник модельләштерү юнәлешендә – радиоэлектроника берләшмәсен алып бара. Балалар белән берлектә микроконтроллерларда җайланмалар эшлиләр.

– Үз кулларым белән нәрсәдер иҗат итәргә, үзенчәлекле әйберләр булдырырга яратам. Элек максатсыз, үзем өчен генә шөгыльләнә идем. Минем идеяләрем тормышка ашып, кемгә дә булса ярдәм итүен, файда китерүен теләдем. Бер танышым балалар техник үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Бардым, сөйләштем, миңа балаларны радиоэлектроникага укытырга тәкъдим иттеләр. Бик шатланып риза булдым. Эшләнмәләргә идеяләрне үзем уйлыйм яки укучылардан алам. Схемаларны булдырабыз, үткәргечләр белән тоташтырабыз, әзер җайланмаларга урнаштырабыз. Гади материалдан гадәти булмаган, үзенчәлекле әйберләр барлыкка килә. Конкурста катнашкан соңгы проектыбыз МП3 кыңгыравы (звонок) – безнең проект ярдәмендә ишек кыңгыравы хуҗасы теләгән музыканы уйный башлады. Үзәктә балалар укыткан өчен түләнгән эш хакын күбесенчә үзебезнең эшләнмәләр өчен материаллар алырга тотам, – дип сөйләде Сергей Анатольевич.

Аның тәрбияләнүчеләре республика һәм Россиянең бик күп шәһәрләрендә үтүче конкурсларда катнашкан. Алар рәтендә: "Кулибины XXI века" Бөтенроссия бәйгесе (Казан),  «Моё Я в Большой Науке» республика конкурсы (Кукмара), «РАДИСТ» техник иҗат бәйгесе (Казан), «Транспорт будущего республика фәнни-практик конференциясе, Кванториад конкурсы (Чаллы) һәм башкалар.

Сергей Анатольевичның укучысы Руслан Гафиятуллин (14нче татар гимназиясе укучысы) Королев шәһәрендә үткән “Созвездие–2017” Бөтенроссия бәйгесендә 5нче урын алган. Моннан тыш, Руслан күп кенә башка шәһәр һәм республика бәйгеләре җиңүчесе.

– Язмыш җепләре Сергей Анатольевичны безнең балалар техник иҗат үзәге белән бәйләгәнгә бик шатбыз. Бик яхшы кеше һәм белгеч. Безгә килгәндә аның балалар укытырга махсус белеме юк иде, бер дә югалып калмады, өстәмә белем бирү буенча квалификация күтәрү курсларын да үтте. Барлык эшкә оптимистик карашта. Бик кешелекле, эшкә бар күңелен бирә һәм югары нәтиҗәләргә ирешә, – ди балалар техник иҗат үзәгенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары С. Чуйкова.

Үткән ел Сергей Жилин балалар техник иҗат үзәге базасында “Технарь” техник иҗат бәйгесе булдыра. Әлеге бәйгенең үзенчәлеге шунда, аны шәһәр предприятиеләреннән килгән жюри әгъзалары бәяли. 2017 елда конкурста тәкъдим ителүче эшләрне “ТНГ-Групп” җәмгыятенең фәнни-техник идарәсе вәкиле Дмитрий Иванович Киргизов бәяләгән.

– Сергей Анатольевич төп эшендә дә үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белүче белгеч. Аның җилкәсендә приборлар эшләү һәм аларны гамәлгә кертү, магнит-төш резонансы аппаратурасы белән эшләү кебек мөһим юнәлеш ята. Коллективта хөрмәт итәләр, аралашучан, иҗади, үз эшенә бик җаваплы караучы хезмәткәр. Шулай ук күндәм дә. Кайвакыт приборны ясаучының шәхсән үзенә скважинада җиһазны эшләтеп карауда катнашу мөһим һәм күп кенә вакытта Сергей Жилин кебек югары квалификацияле белгечләрне җибәрергә туры килә. Ул бер вакытта да каршы килми, барысын да җиренә җиткереп башкара. Коллективта актив тормыш позициясе алып бара, эштән кала, иҗади бәйгеләрдә катнаша. Аларга “ТНГ-Групп” оешмасы белгечләрен дә тарта. Шәхсән үзем “Технарь” бәйгесе конкурсантларына бәя бирүдә катнаштым. Бик кызык, афәрин! – дип уй-кичерешләре белән уртаклаша фәнни-техник идарәнең фән буенча җитәкче урынбасары Д. Киргизов.

– Гадәттә иҗади конкурслар зур үзәкләр булган шәһәрләрдә үтә. Бөгелмәдә андый зур бәйгеләрнең үткәрелгәне булмады һәм үзебезнекен булдыру идеясе туды. “Технарь” конкурсының асылы шунда, конкурста тәкъдим ителүче эшләрне без үзебез бәяләмибез, ә үзебездә эшләп килүче көчле предприятие вәкилләрен чакырабыз. Укучылар үз эшләрен булачак җитәкчеләренә күрсәтә, – дип сөйли С. Жилин.

Елдан-ел әлеге конкурсның дәрәҗәсе арта, катнашучылар саны күбәя. Быел әлеге бәйгедә Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан – Бөгелмә, Азнакай шәһәрләреннән, Карабаш, Актүбә бистәләреннән җыелган 13 команда катнаша.

Жюри әгъзалары шәһәребезнең алдынгы предприятие җитәкчеләреннән туплана. Алар рәтендә Бөгелмә электронасос заводы инженер-конструкторы – В. Звягинцев, НПО НТЭС инженер-конструкторы – С. Макеев, НПО НТЭС цех начальнигы – В. Шаталов, «ТНГ–Универсал» баш инженеры – А. Ларионов, НТУ МПО-30 баш инженеры – В. Шмонин, «Александрия» ҖЧҖ генераль директоры – Б. Лапшин.

Җиңүчеләргә бүләкләрне бәйгене оештыручы үзе әзерли. Призлар сыйфатында яңа җайланмалар – мультиметрлар, датчиклар җыелмасы, Arduino платалары, роботлар, пайкалау станцияләре булдырырга кирәкле җыелмалар, материаллар сайлана.

– Сергей Анатольевичның укучылары барлык бәйгеләрдә дә диярлек беренче урыннарны яулыйлар. Үзебезнең базада уздырылучы “Технарь” техник иҗат бәйгесенә нигез салды, аларны үткәрер өчен бик күп спонсорларны таба, катнаштыра, кызыксындыра. Ул бит укучыны гына әзерләми, видеосын да төшерә, күргәзмә материалларны да әзерли, барлык документ эшләре дә һәрвакыт тәртиптә – һәрчак, барысы да югары дәрәҗәдә, – дип сөйли Балалар техник иҗат үзәгенең методика бүлеге мөдире Е. Максимова.

Болардан кала, Сергей Анатольевичның кызыксыну өлкәләре бик күп. Ул кызы Маргарита белән “Рита&CO” youtube каналын булдырган. Анда үзләренең тормышлары, кызыксынулары, көнкүрешләре һәм башкалар  турындагы видеоларны урнаштыралар.

Агымдагы елда балалар техник иҗат үзәгендә эшләү кысаларында ВидеоБуг проектын – укучылар өчен видео төшерү һәм монтажлау буенча кыска курс оештырган. Алар өчен ютуб каналында һәм В Контакте социаль төркемендә махсус битләр булдырган. Әлеге проект 12нче мәктәптә сынап каралган. “Дорогами памяти” видеофильмы төшерелгән: анда шәһәр буенча видеоэкскурсия тасвирлана, һәркем белергә тиешле шәһәребез тарихы, якташ-геройларыбыз, истәлекле урыннарыбыз турында тәфсилләп сөйләнә. Эш "Путешествие к истокам" VIII Республика конкурсында “Актив катнашкан өчен” грамотасы белән бүләкләнә.

– Ул нинди генә хәлдән дә чыгу юлын таба. Бик еш кына барысы да матди чыгымнарга килеп төртелә, ләкин Сергей Анатольевич югалып калмый, спонсорларны да таба, бу эшкә таныш-белешләрен дә тарта. Еш кына кызын да әлеге эшләрдә, шөгыльләрдә катнаштыра, алар барыбыз өчен дә бик матур үрнәк, – ди үзәкнең оештыру-массакүләм бүлек мөдире Н.Чернова.

Агымдагы елда 12нче мәктәп һәм балалар техник иҗат үзәге белән берлектә “Голубая Форель” волонтерлар хәрәкәте – шәһәр территориясеннән агып үтүче Бөгелмә елгасын чистарту буенча экологик проект барлыкка килә. Аның кысаларында шактый өмәләр оештырыла, видеороликлар төшерелә, шәһәрнең экологик хәле яхшыртыла. Сергей Анатольевич шулай ук әлеге проектның җитәкчесе булып тора.

Сергей Анатольевич бездә видеооператорлар түгәрәген алып бара. Балалар белән берлектә видеолар төшерәләр, монтаж ясыйлар. Моңардан тыш, балалар үзәге белән берлектә, “Голубая форель” проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында листовкалар эшләнде, кешеләргә таратылды, Воровский урамында инешкә төшү юлы чистартылды, Дзержинский урамында елгага бару юлы тәртипкә китерелде, шактый видеороликлар төшерелде. Сергей Анатольевич һәрбер укучыга якын килә белә. Аны һәркем хөрмәт итә, аның кебек кешеләр күбрәк булсын иде, – дип уй-фикерләре белән уртаклаша 12нче мәктәпнең уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Е. Плеско.

Бер кеше дөньяга күпме үзенчәлекле әйберләр, яхшы эшләр, матур гамәлләр бүләк итә ала. Аның эшчәнлегенең киңкырлы булуы да шаккатыра: күпме уникаль проектлар һәм яхшылыклар булдырылган Сергей Анатольевич тарафыннан. Әлеге уңышларның энергиясе сезне позитивлык белән сихерләп, яңа идеяләр тудырырга этәргеч бирсен. Ирешкәннәрдә тукталып калмыйча, тагын да камилләшегез һәм үзегезнең тирә-ягыгыздагы кешеләрне сөендереп яшәвегезне дәвам итегез.

Фотолар – язма героеның шәхси архивыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: