Бөгелмә авазы

Үткәннәрне барлап – киләчәккә

Бөгелмәдә мәшһүр галимебез, милләтебез горурлыгы булган танылган шәхес Һади Атласиның дәвамчылары бар. Моның шулай икәнлеген атаклы галимне дөньяга танытуда зур көч куйган шәхесләребезнең җитәрлек булуы да ачык дәлилли. Әйе, нәкъ менә Бөгелмә җирендә олуг якташыбызның түгәрәк даталары уңаеннан фәнни-гамәли конференцияләр уздыру, татар гимназиясендә, галимнең тормышы һәм фәнни эшчәнлегенә нигезләп, музей-бүлмә...

Әлбәттә, бу эшләрнең башында торган һәм бүген дә Һади Атласи фондын җитәкләүче, мәгариф идарәсенең милли бүлеге җитәкчесе Фәүзия Мәхмүтова (уртадагы рәсемдә - сулдан икенче), Һади Атласиның улы Угыз ага Атласов, журналистлардан Мәхтүм Мостафин, Дамир Асылов, мөгаллимәләрдән Алсу Мөхәммәтдинова, "Фидакарь укытучы" исеменә лаек булучылар һәм булачак лауреатлар - әлеге эшнең дәвамчылары. Биредә шуны да өстәп әйтү урынлы булыр, инде тарих фәннәре кандидаты булып танылган Алсу Ханнан кызы Мөхәммәтдинова Һади Атласи эшчәнлеген фәнни яктан нигезләп яктыртуда әйдәп баручы флагман булды, шуңа күрә бүгенге көн эзләнүчеләре әлеге теманы яктыртканда нәкъ менә аның фәнни хезмәтләренә, чыганакларына таяналар, аннан илһам алалар дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Моның шулай икәнлеге үткән ел Әлмәт шәһәрендә узган Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарга багышланган фәнни-гамәли конференциядә дә ачык чагылды. Шулай итеп, "Атласи эше" нигезендә шәһит киткәннәрнең пакь исемнәрен халкыбызга кире кайтаруда эш дәвам итә.
Үткән елның декабрь ахырында Бөгелмә тарих фәне күгендә яңа йолдыз атылды дияргә мөмкин. Һади Атласиның васыятенә тугры булып, милләт тарихын тирәнтен өйрәнү эшенә алынган, шул ук вакытта дини белемле дә булган шәһәребезнең "СУ-2" районындагы "Ирхәм" мәчете имам-хатыйбы Радик хәзрәт Зәбиров мәркәзебез Казанда тарих фәненнән кандидатлык диссертациясе яклады һәм "Тарих фәннәре кандидаты" дигән мәртәбәле исемгә лаек булды. Менә шул яклап Радик хәзрәт алып барган һәм дини, һәм дөньяви эшкә күз салыйк әле.
2014 елның 28 май көнендә "Ирхәм" мәчетенә каршы урнашкан бинада "Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте музее" үзенең ишекләрен ача. Әйе,
халкыбыз тарихын, мәдәниятен яктырткан музей беренче килүчеләрне кабул итә башлый. Музей хезмәткәрләре үз алдына берничә кырлы эшчәнлекне юнәлеш итеп алалар. Радик хәзрәт үзе аңлатканча, музейның концепциясе түбәндәгеләрдән гыйбарәт: иске татар телен өйрәнү һәм шуның нигезендә борынгы әдәбиятыбызны барлау; төрки-татар чыганакларын туплау; Бөгелмә өязенә кергән татар авыллары тарихын өйрәнү.
Менә шундый максатлар белән, фидакарьләрчә эшлиләр бүген музей хезмәткәрләре. Музей хезмәткәрләре дигәндә, тарихыбыз белән кызыксынып килүчеләргә экскурсияләр үткәрүче, бинаны карап һәм саклап торучы, җи-тәкчесе бар. Әлбәттә, әлеге эшләрне алар үз инициативалары белән фидакарьләрчә башкаралар. Шуңа күрә музей тулы канлы тормыш белән яшәп китсен өчен, әлбәттә, җирле хакимият белән килештереп, һичшиксез, музейда эшләүчеләрне шәһәр күләмендә хезмәт хаклары алырлык итеп, законлы нигездә эшкә урнаштырырга кирәк. Һәм җирле җитәкчеләр бу мәсьәләдә үз сүзләрен әйтер, проблема уңышлы хәл ителер дип ышанасы килә. Әлбәттә, әлегә кадәр җирле эшмәкәрләр меценатлык ярдәмен күрсәтеп торганнар, әмма аның белән генә һәм мәчеттә кергән хәер акчалары белән генә мондый күләмле проектны гамәлдә тоту шактый четерекле хәл шул.
Әле күптән түгел, 26 гыйнвар көнне бер төркем шәһәр һәм район эшмәкәрләре, милли тарихка битараф булмаганнар шушы музейда җыйналдылар. Әлеге эшне милләтпәрвәр егетебез, Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе Хәмзә Мотыйгуллин оештырган иде . Музейга экскурсия барышында, аннан соң узган "түгәрәк өстәл" эшендә шәһәр һәм районда халкыбыз тарихын өйрәнүдә алга таба ниләр эшләргә, кайсы тарафта хәрәкәт итәргә кирәклеге турында дәлилле сөйләшү булды. Хәмзә Мотыйгуллин "Тарихи кичәләр" оештырып, аларда милли каһарманнарыбыз тормышын, эшчәнлеген яктырту идеясе белән чыкты. Килгән җәмәгать әлеге фикерне хуплады һәм нәкъ менә "Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте музее"нда шундый очрашулар үткәрүне кулай күрде.
Очрашуга килүчеләр үзләренең фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты. Ахырдан әйтелгән теләкләргә кушылып, "Татар халкы һәм мәдәнияте музее" озын гомерле булсын иде диясе генә килә. Ә сез, хөрмәтле газета укучылар, әлеге музейны килеп күрде-гезме соң әле? Юк икән, алга - музейга!
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: