Бөгелмә авазы

Тиражын арттыру үзебездән тора

Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителгән 2012 ел да ахырына якынлаша. Бу көннәрдә 2013 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга, шул җәһәттән, шәһәребездәге бердәнбер татар газетасы "Бөгелмә авазы"на да язылу кампаниясе бара.

Реклама

Татар теленә, милләт язмышына битараф булмаган милләттәшләребез бу газетага язылу хәстәренә керешкәннәрдер дә инде. Телебезне, динебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга да исән-имин тапшырыйк дисәк, иң беренче чиратта, мәктәп балаларына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, балалар бакчаларында эшләүчеләргә үзебезнең татар газетасына язылу бик мәслихәт булыр. Язылып кына да калмыйк, җәмәгать, башкаларны да шуңа өндик. Ил төкерсә, күл була дибез. Моның бик ачык мисалы итеп, җөмһүриятебез башкаласы Казанда калкып чыккан мәшһүр Кол Шәриф мәчетен атарга була. Изге йорт төзелешенә бөтен республика халкы, чит җирләрдә һәм илләрдә яшәүче милләттәшләребез үз өлешләрен кертте, ләбаса. Менә шулай булгач, онытмыйк, тырышсак, барын да эшләргә була икән бит. Шундый зур кыенлыклар белән ачылган "Бөгелмә авазы"н юкка чыгарырга юл куймыйк, аның тиражын арттырып, газетабызга мәгърифәт орлыгын иркенләп чәчәргә мөмкинлек бирик. Бергә булсак, адашмабыз, җәмәгать.
Барчагызга уңышлар теләп,
Әлфинә КӘРИМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: