Тимер юлларда сак йөрегез!
7 июнь Халыкара тимер юлны аркылы чыкканда куркынычсызлык көне дип игълан ителде. Евросоюз һәм БМОның Европа икътисади комиссияләре һәм Халыкара тимер юллар берлегенең уртак карары тимер юлларны аркылы чыгу юлларындагы (гади генә әйткәндә, переездлардагы) проблемаларга игътибарны җәлеп итү максатыннан чыкты.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Тимер юллар - гаять куркыныч урын, моны транспорт йөртүчеләр яхшы белергә тиеш. 2011 елда гына да Россиядә тимер юлларны аркылы чыгу урыннарында 228 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 49 кешенең гомере өзелгән, 191 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган.
Татарстан территориясендә 220дән артык переезд бар. Узган 2011 елда 2 тапкыр хәрәкәттәге составның машина таптату очрагы теркәлде, анда өч кеше зыян күрде.
Агымдагы елның биш аенда инде 4 вакыйга булып, анда бер кеше һәлак булды, өч кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Афәтнең төп сәбәпчесе - барлык очракларда да транспорт йөртүчеләр.
Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: тимер юлны аркылы чыкканда юл кагыйдәләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.10 нчы маддәсе нигезендә җавап тотарга туры киләчәк. Юлны перезддан башка урында кисеп чыгу, шлагбаум ябылып килгәндә, яисә тулысынча ябык булганда аркылы чыгу, светофорның кисәтүле сигналын игътибарга алмыйча үтеп китү, рельслар өстендә туктап калу - боларның һәммәсе өчен дә 500 сум күләмендә штраф, яисә 3 айдан 6 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә инде шушы ук хәл тагын кабатланса, кеше 1 ел рульгә утыра алмаячак.
2011 елда тимер юлларны аркылы чыгу урыннарында тәртип бозган өчен мең ярымнан артык кеше җавапка тартылган булса, быел андыйлар саны 200дән артык. ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинс-пекциясе сезне тимер юллар белән автомобиль юллары кисешкән урыннарда бигрәк тә уяу һәм игътибарлы булырга чакыра. Үзегезнең, якыннарыгызның гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куймагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 13:41Артист булырга хыяллана Раиса Төхвәтуллина – БөекВатан сугышы ветеранының тол хатыны. Аңа инде 90 яшь. Шул уңайдан Раиса Төхвәтуллина “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде.1000
-
23 гыйнвар 2021 - 10:48Главный токсиколог Татарстана назвала самые необычные случаи отравления жителей республики в праздники Врачам в новогодние каникулы удалось спасти татарстанцев, которые по ошибке использовали лекарства и химреагенты.2100
-
23 гыйнвар 2021 - 09:31Бөгелмә драма театры чакыра 22 гыйнварда Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры сәхнәсендә тамашачылар "Божьи одуванчики" трагикомедиясен күрәчәк.5200
-
23 гыйнвар 2021 - 08:29Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф салганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәргән.3900
-
23 гыйнвар 2021 - 08:01Бөгелмәдә карлы һәм салкын һава торышы саклана Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, шимбә көнне аязучан болытлы, әкрен җил исәчәк.3800
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
23 гыйнвар 2021 - 11:24Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Хәтер аллеясында өмә үткәрделәрСоңгы көннәрдә безнең төбәктә бик карлы булды.4400
-
21 гыйнвар 2021 - 11:02Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде Ленар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.26800
-
22 гыйнвар 2021 - 11:16Бөгелмә полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәр Бөтенроссия акциясендә «Бөгелмә аграр көллияте» студентлары катнашты.23600
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15300
-
21 гыйнвар 2021 - 17:16Бөгелмәдә узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегендә ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды.14000
-
21 гыйнвар 2021 - 15:34Бөгелмәлене ике тапкыр кредит рәсмиләштерергә, акчасын алып, төрле счетларга җибәрергә ышандырганнар Хатын-кызга телефон аша аңлатканча, алдагы көнне картадан акча урларга маташкан мошенниклар аның счетларын башка банклардан эзләячәк, шуңа күрә ул акчаларны алардан яшерергә кирәк икән.13400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика