Бөгелмә авазы

Тикшерелү – кирәк эш

Чирне дәвалауга караганда, булдырмый калу җиңелрәк. Вакыт-вакыт медицина тикшерүе узарга кирәклеген һәр кеше белә. Әмма тормышта бар кеше дә сәламәтлеген саклауга җитди карамый шул. Менә шуңа күрә дә Татарстанда, шул исәптән безнең Бөгелмәдә дә кешеләр мәҗбүри диспансеризация узарга тиешләр.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,
Бөгелмә сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәткәре.
 
Диспансеризация - йогышлы булмаган чирләрне ачыклау, вакытында дәвалау, кискенләшү һәм катлаулануларны булдырмау максаты белән уздырыла торган медицина тикшерүе ул. Бернинди зарың булмаса да, үзеңне сәламәт хис итсәң дә, тикшерелү кирәк. Күп кенә чирләр башлангыч чорында үзен
берничек тә сиздерми. Тикшерелүнең профилактик юнәлештә булуы төрле чирләргә каршы уңышлы көрәшүне тәэмин итә дә. Диспансеризация күп чирләрне нәкъ менә башлангыч чорында ук ачык-ларга ярдәм итә, вакытында дәвалау чаралары күрә башларга мөмкинлек бирә дә инде.
Шуңа күрә дә яшегез 21дән узган һәм сезнең яшь саны "3"ле санына бүленә икән, поликлиникага барып, түләүсез тикшерелү узарга кирәк. Быел, мисал өчен 1994, 1991, 1988, 1985, 1982, 1979, 1976, 1973, 1970, 1967, 1964, 1961, 1958, 1955, 1952, 1949, 1946, 1943, 1940, 1937, 1934, 1931, 1928, 1925, 1922, 1919, 1916 елгы кешеләр диспансеризация уза.
Агымдагы елның 9 аенда бу мөмкинлектән 9 800 бөгелмәле файдаланган инде. Тикшерү барышында поликлиника табиблары 921 кешедә авыру булу ихтималын шик астына алганнар, андыйлар кабат җентеклерәк тикшерү уза. 413 кешедә чир расланган. Шуларның 44ендә - шикәр диабеты, 10ысында онкологик чирләр ачыкланган, 12 кеше - сулыш юлларын, 89ы йөрәк һәм ашказаны-эшкәртү әгъзаларын дәвалаячак. Беренче тапкыр ачыкланган чирләр арасында йөрәк авырулары өстенлек итә. Вакытында ачыкланган, диагноз куелган бу чирләрнең күбесен дәвалап була, дип саный белгечләр.
Бөгелмә поликлиникасы табиблары барлык бөгелмәләрне дә үз сәламәтлегенә игътибарлырак булырга, участок терапевтына килеп, түләүсез диспансеризация үтәргә чакыра.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: