Бөгелмә авазы

Телсез милләт булмый...

Соңгы вакытта милли телләр һәм җөмһүриятебездә икетеллелек турындагы фикерләр ешрак кузгатыла кебек һәм уңай якка борыла башлагандай булды.

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.

Реклама

Хәер, бу хакта сүз куертуларның туктап торганы юк анысы. Әмма югарыда утыручы түрәләрдән төпле сүз бик еш ишетелми иде, хәзер алар да мәсьәләнең асылына төшенә башлады кебек. Уйлап карасаң, дөньядагы барлык тәртипсезлекләр дә шул милли мәсьәләләрнең тиешле дәрәҗәдә куелмавыннан килеп чыгадыр сыман. Милли мөнәсәбәтләргә бәйле эшләрнең тиешенчә алып барылмавы исә кешеләрнең мәнсезлегеннән, минемчә. Табигатьтәге - урмандагы
агачлар, чәчәкләр, үләннәр бер-бер-сенә бернинди зыян китерми үскән кебек, милләтләр дә үзара шулай тату яшәргә тиеш, ләбаса.
Әйе, телсез милләт булмый, язусыз тел булмый дигән халык әйтеме бар. Ә телне саклау, язуга өйрәтү, милли тәрбия бирү мәсьәләсенә килгәндә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бик зур эш йөкләнә. Гомумән, укытучыларның барысына да эш җитәрлек инде ул. Алар хезмәте, әйтер идем, нефтьчеләрне-кеннән һич ким түгел. Шуның өчен хезмәт хаклары да тиешенчә югары, лаеклы булсын иде. Менә шул чакта укыту-тәрбия эше югары дәрәҗәгә күтәрелә
алыр иде. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында да "курчак"лар азаер, җитлеккән чын шәхесләр күбрәк булыр иде. Укытучыларның тормышын җиңеләйтү безнең киләчәгебез өчен ифрат та мөһим һәм актуаль нәрсә ул.
Хәзергечә төрле-төрле "номинациядә җиңде" дигән булып, бәйгеләр нәтиҗәләре белән генә чикләнеп кала торган эш түгел бу. Югыйсә, бәйге-ярышлар шул ук "мини-мисс"ләр, гүзәлләр (ярымшәрә кызлар) сайлау сыманрак кына булып кала. Сүз уңаеннан, соңгылары халык тарафыннан шактый ук тәнкыйтьләнә дә инде.
Озын сүзнең кыскасы, Татарстанда яшәвебезне онытмыйча, балалар өчен дә тырышып укырлык, милли мөнәсәбәттә киләчәккә өмет уятырлык шартлар тудыру зарур.
Татарны чын татар иткән
Милли мәсләк, милли аң.
Ата-баба дәүләтенә
Җан тартмаса, тарта кан.

Дөнья шулай яратылган -
Һәр кавемнең үз көе.
Татарларны берләштерә
ТАТАРСТАН дигән өе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: