Бөгелмә авазы

Техника кышка әзер

Шәһәребездә менә берничә көн рәттән инде буранлап кар ява.


Бу автомобиль йөртүчеләрнең генә түгел, җәяүлеләрнең дә хәрәкәтен кыенлаштыра. Юл хезмәте күрсәтүчеләр, бозлавыклардан котылу максатыннан, юлларның калкулыклы һәм төшенке җирләренә, урамнар кисешкән урыннарга комлы-тозлы катнашма сибәләр. Әлегә яуган кар, башлыча, эреп бетеп барганга күрә, аны читкә чыгару хаҗәте юк. Юлларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртү өчен 2,5 мең тонна ком, 1,1 мең тонна тоз әзерләнгән. Карны читкә чыгару өчен 2 мәйдан (Березовка авыл җирлеге территориясендәге Подлесный поселогы янында һәм Гончаров урамы, 14 адресы белән АЗС тирәсендә) әзерләп куелган.
Шәһәр урамнарын кыш көне тәртиптә тоту эше "Дорремстрой" предприятиесенә йөкләнгән. Моның өчен 15 берәмлек техника әзерләп куелган. Ә ишегаллары территориясен чистарту белән идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре шөгыльләнә.
Быел "Буран" планына төзәтмәләр дә кертелгән. Районда һава торышы начарланып киткән очракта, территорияне кардан арындыруга юл эшләре белән шөгыльләнмәгән оешмалар да җәлеп ителәчәк. Шәһәрдә эшчәнлек алып баручы 43 предприятие һәм оешма кертелгән исемлек әзер инде. Аларның һәрберсенә урамнар беркетелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: