Бөгелмә авазы

Татарстаннан Марий Элга җәяүләп кайтучы ирне аю ботарлаган

Марий Эл республикасында яшәүче "Батя" кушаматлы 44 яшьлек Анатолий Варламов узган елның 27 августында эш эзләп Татарстанга чыгып китә һәм югала

Шул вакыттан бирле аның турында хәбәр-хәтер булмый, дип яза «Вести КАМАЗа».

Шушы көннәрдә Анатолий Варламовның мәет калдыклары Марий Элның Моркин районында табылган. Ирне аю ботарлап үтергән дигән фаразлар бар.

"Батя"ның иптәше сүзләренә караганда, ике салмыш ир Татарстаннан Марий Элга җәяүләп кайтырга чыга. Ләкин кайтып җиттек дигәндә генә Варламов ниндидер сәбәпләр аркасында «психланып» урманга таба юнәлә.

Хәзерге вакытта Варламовның үлем сәбәпләре ачыклана. Тикшерү дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: