Бөгелмә авазы

Татарстанга яңа акча килеп җитте

Мәгълүм булганча, 2017 елның 12 октябрендә Россия банкы 200 һәм 2 000 сумлык яңа банкнотларны әйләнешкә кертте. Иң башта алар Севастополь, Владивосток һәм Мәскәү, Хабаровск, Симферополь шәһәрләренә җибәрелде, чөнки яңа акчаларда шул шәһәр символлары төшерелгән. Яңа банкнотларның тиражы чикләнмәгән, шуңа күрә алар истәлек булып каласы сувенир экземпляр гына түгел, ә...

Мәгълүм булганча, 2017 елның 12 октябрендә Россия банкы 200 һәм 2 000 сумлык яңа банкнотларны әйләнешкә кертте.

Иң башта алар Севастополь, Владивосток һәм Мәскәү, Хабаровск, Симферополь шәһәрләренә җибәрелде, чөнки яңа акчаларда шул шәһәр символлары төшерелгән.

Яңа банкнотларның тиражы чикләнмәгән, шуңа күрә алар истәлек булып каласы сувенир экземпляр гына түгел, ә законлы түләү чарасы. 200 һәм 2 000 сумлык акчаларны, шуңа күрә, номинал бәясеннән артыгракка сатып аласы юк, алар, Россия территориясендәге башка купюралар кебек үк әйләнештә булачак. Билгеле, касса җиһазларын, банкоматларны яңа берәмлекләрне "танырлык" итеп, көйлисе була һәм бу беркадәр вакытны алачак. Шуңа карамастан, яңа акча - әйләнештә һәм аны кибетләрдә дә, сәүдә үзәкләрендә, даруханәләрдә һәм башка урыннарның барысында да кабул итәргә тиешләр.

РФ Үзәк Банкы бүлеге - ТР Милли банкы эксперты Юлия Камаева яңа банкнотларда саклык чараларының тулы бер комплексы кулганлыгы турында әйтә. Аларның күпчелеген махсус приборлардан башка да аерып була икән. Банкнотның ялган түгеллегенә тәгаен ышану өчен кимендә өч элементны барлау җитә икән. Болар хакында шушы көннәрдә РФ Үзәк Банкы бүлеге - ТР Милли банкы управляющие урынбасары Павел Солдатов хәбәр итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: