Бөгелмә авазы

Татарстанга социаль-икътисади күрсәткечләре өчен бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелә

Бюджетара трансфертның күләме халык санын һәм төбәкнең бюджет чыгымнары индексын исәпкә алып билгеләнә. Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Иң яхшы социаль-икътисади күрсәткечләргә ия 40 төбәк федераль бюджеттан өстәмә акча алачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карарга кул куйды, дип яза «Российская газета». Территорияләрне социаль-икътисади яктан үстерү буенча иң яхшы нәтиҗәләргә...

Бюджетара трансфертның күләме халык санын һәм төбәкнең бюджет чыгымнары индексын исәпкә алып билгеләнә.

Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Иң яхшы социаль-икътисади күрсәткечләргә ия 40 төбәк федераль бюджеттан өстәмә акча алачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карарга кул куйды, дип яза «Российская газета».

Территорияләрне социаль-икътисади яктан үстерү буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән төбәкләргә бюджетара трансфертлар бирелә. Быел андый субъектларның саны 20дән 40ка җитте. Бюджетара трансфертның күләме халык санын һәм төбәкнең бюджет чыгымнары индексын исәпкә алып билгеләнә.

Төбәкләр арасында барлыгы 20 миллиард сум акча бүленәчәк. Лидерлар өчлегендә Саха (Якутия), Татарстан республикасы һәм Мәскәү өлкәсе бар.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/12/154119/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: