Бөгелмә авазы

Татарстандагы 16 авылны давыл утсыз калдырган

Көчле җил электр үткәргечләрне өзгән булган.

Татарстандагы Түбән Кама һәм Аксубай районнарында 16 авылны давыл утсыз калдырган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Аксубайдагы 4 торак пунктта электр уты бетү турында хәбәр кичә 21.14 сәгатьтә килгән. Өч мең кеше утсыз калган.

Чистай электр челтәреләре хезмәткәрләре бер сәгать чамасы эчендә утны көйләгән.

Ике сәгатьтән соң, Түбән Кама районында 2164 йортта ут бетү турында хәбәр килгән. 4 меңнән артык кеше утсыз калган.

Биредә дә электр утын тиз арада көйләгәннәр. Ике очракта да көчле җил электр үткәргечләрне өзгән булган.

Фото: https://pixabay.com | AbelEscobar

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: