Бөгелмә авазы

Татарстанда соңгы тәүлектә 40 COVID-19 яңа очрагы расланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 4,5 мең кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган.

«Роспотребнадзор»ның ТР  идарәсе башлыгы – Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республикада яңа коронавирус инфекциясе буенча хәл тотрыклы саклана. Яңа очраклар үсеше 0,9% тәшкил итә. Шул ук вакытта хәзер 1,3 мең кеше изоляциядә тора, алар Covid-19 шикле авырулар һәм затлар белән контактта булучылар.

15 кеше хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана.

30 яшьтән 50 яшькә кадәр булган төркемнәрдә иң күп авыручылар – 19 кеше һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәр – 11 кеше.

Авыручылар саны буенча элеккечә үк Казан алда бара, анда 31 кеше авырый. Биектау, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында икешәр кешегә коронавирус диагнозы куелган.

Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 4 595 очрагы ачыкланган. 3 446 пациент дәваланып терелгән, шул исәптән 36 кеше узган тәүлектә терелгән. 1 133 кеше дәвалануын дәвам итә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: