Бөгелмә авазы

Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчаларына 500 мең сум грант бирәләр

Грант алу өчен конкурста 50 балалар бакчасы катнашкан.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда мәктәпкәчә югары сыйфатлы билингваль белем белән тәэмин итүче иң яхшы утыз балалар бакчасын сайлап алачаклар. Аларга 500 мең сум күләмендә грант бирәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”н конкурс буенча читтән торып сайлап алу этабы тәмамланды. Конкурста 50 балалар бакчасы катнашкан. Нәтиҗәләр буенча иң яхшы 30 балалар бакчасы ачыкланачак һәм грантлар тапшырылачак.

“Проектның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә билингваль белем бирү буенча балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен тарату”, диелгән министрлык хәбәрендә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: