Бөгелмә авазы

Татарстанда фермер хуҗалыкларына ярдәм быел да кимеми

Бу максаттан 2 млрд сум акча бүлеп бирелгән. (Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда фермер хуҗалыкларына булган ярдәм быел да кимеми. Узган ел бу максаттан 2 млрд сум акча бүленгән. Быел да әлеге сумма үзгәрешсез калачак. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте....

Бу максаттан 2 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда фермер хуҗалыкларына булган ярдәм быел да кимеми. Узган ел бу максаттан 2 млрд сум акча бүленгән. Быел да әлеге сумма үзгәрешсез калачак. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

"Фермер хуҗалыкларына ярдәм йөзеннән, бюджеттан быел да 2 млрд сум акча бүлеп бирдек. Әгәр теге яки бу субъекттан берникадәр сумма артып калуын белсәк, без моны үз максатларыбызга җәлеп итәргә тырышачакбыз",- диде Марат Әхмәтов.

Республикада 2016 елдан башлап, "Татарстан республикасы территориясендә шәхси хуҗалыклар үсешенә дәүләт ярдәме турында" канун эшләп килә. Аның бер юнәлеше булып, сөтчелек мини-фермаларын төзүгә ярдәм кулы сузу тора. Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2015-2017 елларда 1301 мини-ферма төзелгән, аларга дәүләт тарафыннан 225 млн сум акча бүленгән.

Узган ел фермерларга грант итеп 525 млн сум, 7 юнәлеш буенча шәхси хуҗалыкларга 478 млн сум, кредитларга - 208 млн сум, үсемлекчелек буенча субсидия итеп - 200 млн сум, терлекчелек өлкәсенә - 180 млн сум, техника алуга 141,5 млн сум акча тотылган.

2017 елда хуҗалык итүнең кече формалары 130,5 млрд сумлык продукция җитештергән.

Бүген "Татар-информ" брифингта Марат Әхмәтов "Хезмәт хакын вакытында түләмәү - оешма җимерелүгә китерә", дип әйткәнне хәбәр иткән иде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/13/157937/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: