Бөгелмә авазы

Татарстанда 6 яшьлек баланың башын эт тешләгән

Үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм бүлеге” хезмәткәрләре белдерүенчә, сабыйга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.

(Буа, 14 май, "Татар-информ", "Байрак"). Бу районы Адав-Толымбайда урамда уйнап йөргәндә 6 яшьлек баланың башын эт тешләгән.

Авыл медпунктыннан алынган мәгълүматларга караганда, бала күрше эте аркасында каза күргән, ул, ычкынып, ачык капкадан чыккан булган.

Үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм бүлеге” хезмәткәрләре белдерүенчә, сабыйга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Аның берничә урыннан яраларын ямаганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: