Бөгелмә авазы

Татарстан – телләрне саклау һәм үстерү территориясе

И газиз туган телем! "Туган телем - иркә гөлем" дигән әйтемне еш кабатларга яратабыз. Ә чынлыкта аны "иркәләп" кадерләп торабызмы соң без? Иркәләп яшәсәк, ул үсеш алырга, тагын да киңрәк кулланышка кертелергә тиеш бит ул. Уйланырлык та, борчылырлык та, шул ук вакытта шатланырлык та урын бар монда. Шундый шатлыкларның берсе...

И газиз туган телем!

"Туган телем - иркә гөлем" дигән әйтемне еш кабатларга яратабыз. Ә чынлыкта аны "иркәләп" кадерләп торабызмы соң без? Иркәләп яшәсәк, ул үсеш алырга, тагын да киңрәк кулланышка кертелергә тиеш бит ул. Уйланырлык та, борчылырлык та, шул ук вакытта шатланырлык та урын бар монда. Шундый шатлыкларның берсе - яшьләрнең телләр үсешенә мөнәсәбәте. Ут-күршебез Лениногорск шәһәрендә яшәүче, быел мәктәпне тәмамларга җыенучы бу язма авторының фикерләре безгә гаять кызыклы тоелды һәм аны, хөрмәтле якташлар, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Татарстан - телләрне саклау һәм үстерү территориясе

Иксез-чиксез киңлекләрдә җәйрап яткан Россия - дөньяда тиңе булмаган күпмилләтле ил. Анда, соңгы мәгълүматларга караганда, 200ләп милләт вәкиле гомер кичерә. Россия Федерациясенең иң куәтле субъектларыннан берсе булып саналган, халык саны ягыннан сигезенче урында торучы безнең Татарстан Республикасында исә ул милләтләрнең барысының да диярлек вәкилләрен очратырга мөмкин. Шул ук статистлар биредә 173 төрле милләт вәкилләренең тату-тигез гомер кичерүен әйтә һәм мондый дуслык-татулыкны бөтен җир шарында тереклек итүче мәмләкәтләр арасында уникаль күренеш дип атыйлар. Шуңа да Татарстанны барлык илләргә үрнәк итеп куялар. Бу җәһәттән "Татарстан моделе", ягъни тәҗрибәсе күп илләр өчен кызыклы.

2010 елда булып үткән халык санын алу нәтиҗәләре республикабызда 8 төрле милләт халкының аеруча күп яшәгәнлеген күрсәткән, Татарлар белән руслар төп халык саналса, чуваш, удмурт, мордва, мари, украин һәм башкортларның саны да 10 меңнән артып китә икән.

Традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары, яшәү рәвешләре, телләре төрле-төрле булган меңләгән, миллионлаган халыкларның үзара шулай дус һәм тату яшәве өчен нинди шартлар кирәк соң? Бу сорауга җавап табу һәм әлеге юнәлештә уңай эшләр алып бару максатыннан, күп илләрдә махсус институтлар, галимнәр шөгыльләнә, эзләнүләр алып бара, нәтиҗәләр ясый. Чөнки дини һәм милли нигездә каршылыклар туып торган, террорчылык янаган, милләтләр арасында аңлашылмаучылыклар шактый еш күзәтелгән бүгенгедәй катлаулы заманда конфессияара килешүчәнлек, милләтләрнең үзара дуслыгы аеруча мөһим һәм кадерле нәрсәгә әверелә. Ә бу өлкәдә безнең Татарстаныбыз үрнәге бар дөнья халыкларына гамәли өлге булып хезмәт итә дисәк, һич тә хата булмас.

Әйе, "Дус һәм тату яшәгез!" дигән күрсәтмә биреп кенә халыкларның берләшүенә, бер-берсен хөрмәт итүләренә, бердәм яшәвенә ирешеп булмый. Моның өчен халыкларга, милләтләргә мөнәсәбәттә хөкүмәт һәм дәүләт тарафыннан билгеле бер чаралар күрелергә, аерым шартлар үтәлергә һәм алар барысы да яшәештә һәм үсеш юлында кирәкле мөмкинлекләр белән тигез дәрәҗәдә тәэмин ителергә тиеш. Монда икътисадый шартлар да, мәдәният һәм мәгариф өлкәсе дә, социаль шартлар да күздә тотыла.

Минем фикеремчә, халыклар арасында бер-берсенә ихтирам һәм хөрмәт, беренче чиратта, аларның тарихына, мәдәниятенә һәм, әлбәттә, телләренә мөнәсәбәт аша тәрбияләнә. Ә безнең республикада төп Кануныбыз булган "Татарстан Республикасы Конституциясе"ндә "Татарстан Республикасында дәүләт телләре - тигез хокуклы татар һәм рус телләре" дип аермачык язылган (8 нче статья, 1 нче пункт). Шунда ук "Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигездә кулланыла" (8 нче статья, 2 нче пункт) дип, кистереп, аңлатма да билгеләнгән. Шул рәвешле, Татарстаныбыз территориясендә гомер кичерүче халыкларның, милләтләрнең яшәү тәртибен билгели торган кагыйдәләрдә, халыклар дуслыгын ныгытуда, ә димәк тыныч, имин яшәешне тәэмин итүдә, телне саклау һәм үстерү мәсьәләсенең аеруча мөһимлегенә бигрәк тә басым ясалган. Бу аспектның дәүләткүләм дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлегенә шуннан да зур дәлил юк.

Телләрнең яшәешенә һәм артытаба үсешенә Татарстан җирлегендә, шулай итеп, конституцион нигездә юл ачыла. Ә инде телләрне саклап калу, төрле милләт вәкилләренә үсү мөмкинлеген тәэмин итү юлларын билгеләү, планлы чараларны тормышка ашыру Парламент югарылыгыннан алып, җирле үзидарәләргә кадәр дәрәҗәдә һәр җитәкченең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Шулай ук үз-үзен хөрмәт итә торган бер генә гражданин да туган телен саклау, кадерләү, үстерү мәсьәләсенә битараф булып яшәргә тиеш түгел, минемчә.

Быел 22 апрельдә Казанда Татарстан халыкларының III корылтае булып узды. Анда муниципалитетлардан һәм милли-мәдәни автономияләрдән барлыгы 700 делегат катнашты. Алар барысы да бер уй, бер гамь - милләтләрне яклау, телләрне саклау теләге белән янучылар. Чөнки һәрберсе һәр милләтнең тарихы, туган теленең, илебезнең байлыгы һәм иң матур бизәге булып тору белән беррәттән, дуслыкны ныгытуда иң көчле корал икәнен дә беләләр. Ике дәүләт теленең дә кулланышта тигез дәрәҗәдә булуын тәэмин итүчеләр, мәктәпләрдә һәм балалар тәрбияләү учреждениеләрендә туган телне сабый чактан ук күңелгә сеңдереп үстерүне, мәдәният йортларында, күпфункцияле үзәкләрдә төрле түгәрәкләр эшен, мәдәни чараларны үткәрүне кайгыртып яшәүчеләр, кыскасы яшәү урыннарында халыклар белән бу юнәлештә турыдан-туры эшләүчеләр дә алар бит.

Съездда әйтеп узылганча, республикабызда милләтара һәм конфессияара дуслыкны ныгытуга, телләрне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән 3 дәүләт программасы, 6 ярдәмче программа гамәлдә. Урыннарда эш нәкъ шушы программалар күрсәтмәләренә нигезләп алып барыла да.

Күпмилләтле республикабызда милләтләрнең дуслыгын ныгытуда Татарстан халыклары Ассамблеясы төп рольне уйный. Ассамблея үз составындагы 36 этносның 210нан артык мәдәни-милли берләшмәсе эшчәнлегенә юнәлеш бирә. Казан, Чаллы, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Тәтеш шәһәрләрендә һәм безнең Лениногорскида Халыклар дуслыгы йортлары уңышлы эшләп килә. Башка шәһәрләрдә, авылларда да милли-мәдәни йортлар, күп мәктәпләрдә телне өйрәнү, әдәби-иҗат түгәрәкләре, китапханәләр, диаспоралар үзәкләре бар. Нәүруз, Яңа ел кичәләрендә, башка мәдәни һәм социаль чараларда, хәтта татар халкының Сабан туе кебек саф милли бәйрәмендә дә төрле милләтләрнең катнашуы, анда күп телдә чыгышлар яңгыравы - гадәти күренеш хәзер.

Татарстан - телләрне саклау һәм үстерү территориясе, дип әйтәбез икән, моның өчен ныклы җирлек бар. Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда хәзер муниципалитетларда, ягъни җирле хакимияттә эшләүчеләрнең роле күтәрелгәннән-күтәрелә һәм телләрне, мәдәниятне саклауда аларның җаваплылыгы да арта бара. Нәкъ менә шәһәр һәм районнарда, авылларда һәм башка торак пунктларында халыклар белән турыдан-туры эш алып баруга зур игътибар бирелә. Болар уку йортларында ике дәүләт телен белүне таләп итү генә түгел, ә азрак санда яшәүче халыкларның да милли традицияләрен саклау, телләрен оныттырмау, үстерү максатында түгәрәкләр оештыру, мәдәни чаралар үткәрү, якшәмбе мәктәпләрен эшләтү кебек һәм башка чараларны үз эченә ала.

Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан, 1 843,20 квадрат километр мәйдан җирне били торган безнең Лениногорск шәһәрендә һәм районында, 2017 ел башына алынган күрсәткечләргә караганда, барлыгы 84 400дән артык кеше яши. Шуларның 51 проценттан артыгы - татарлар, 37 процентка якыны - руслар, 6 проценты - мордва, 5 проценты - чуваш, 1 проценттан артыгы - башка милләт кешеләре. Барлыгы 25 милләт (!) вәкилләре иңгә-иң торып хезмәт итә, бер-берсе белән тиң дәрәҗәдә аралаша, күңел ача, ярдәмләшә, дус-тату гомер кичерә анда. Изге Кануныбыз - "Татарстан Республикасы Конституциясе"нең 34 нче статьясының 2 нче пунктында "Һәркем туган теленнән файдалану, аралашу, тәрбия, уку һәм иҗат итү телен ирекле сайлап алуга хокукына ия" дип язылган. Республикабызда яшәүчеләр, шул исәптән безнең лениногорскилылар да, халык санын алу чаралары барышында үз милләтен шикләнмичә-курыкмыйча, рәсми документка ачыктан-ачык теркәтә ала һәм, иң мөһиме, шулай кирәк, шулай булырга тиеш дип саный икән, димәк, аларның һәрберсе өчен биредә тигез хокуклы булып яшәү шартлары тәэмин ителә, туган телләрен, милли үзенчәлекле йола-традицияләрен саклау өчен дә, аларны арытаба үстерү өчен дә мөмкинлекләр бар дигән сүз.

Күпмилләтле Татарстаныбызны матур бер затлы муенса дип күз алдына китерсәк, Татарстан территориясендә гомер итүче һәрбер халыкның, һәр милләтнең тарихы, традицияләре, шул исәптән, үзенчәлекле йолалары, телләренең яңгырашы, аһәңнәре, этник билгеләре, хәтта киенү рәвешләре генә дә шул муенсага тезелгән, үзенчәлекле булып матур итеп балкып торган асылташка, энҗе бөртегенә тиң. Берсен генә алып ташласаң да, нәфис муенсаның, мәрҗәннәр тезмәсенең формасы бозылачак, җемелдәп торган бер бизәге юкка чыгачак. Шуңа күрә дә, ана телен саклау, янәшәдәге милләтләргә ихтирам белән карау - туган илен сөюче, үз-үзен хөрмәт итүче һәрбер гражданинның изге бурычы ул.

Айсылу ИБРАҺИМОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: