Бөгелмә авазы

Татарга тылмач бик кирәк

Радио, телевидение каналлары, газета-журналлар, берсеннән-берсе уздырып, яман хәлләрне кем куркынычрак, шомлырак итеп ирештерә ала дип ярышкан бу заманда, чынлап торып шаккатарлык вакыйгалар да калмады бугай тирә-юньдә. Явызлыкның, рәхимсезлекнең, эреле-ваклы тискәре күренешләрнең торган саен аза һәм арта баруына шаккатсаң гына инде. Шул тискәре күренешләр исәбенә мин телебезне бозу күренешләрен дә кертәм....

Радио, телевидение каналлары, газета-журналлар, берсеннән-берсе уздырып, яман хәлләрне кем куркынычрак, шомлырак итеп ирештерә ала дип ярышкан бу заманда, чынлап торып шаккатарлык вакыйгалар да калмады бугай тирә-юньдә. Явызлыкның, рәхимсезлекнең, эреле-ваклы тискәре күренешләрнең торган саен аза һәм арта баруына шаккатсаң гына инде. Шул тискәре күренешләр исәбенә мин телебезне бозу күренешләрен дә кертәм.

Татарстандагы гына түгел, башка төбәкләрдәге милләттәшләребез дә тыңлый торган "Болгар" радиосы күпме "тетелде", андагы сөйләм теле хакында күпме язылды, тик "тәнкыйть - кирәкле шәй" булса да, аны ишетмәүләре тора торып гаҗәпләндерә. (Әллә ишетеп тә төзәлергә теләмәүләреме?) Мин үзем бу радионы егылып китеп тыңлаучылардан түгел. Шулай да ара-тирә кабызып алам. Менә шул вакыт аралыгында гына ишеткәннәрем дә аннан бизәргә җитә күрәмсең. "Барчыган проблемаларыгыз булса..." дип мөрәҗәгать итүләр (проблема булгач, борчымый буламы соң инде?!), җәй буена "елан тешләгән" (татарны елан тешләми, чага ул), "Самолётны куып алып киткәннәр" (көтү түгел бит ул сиңа куарга, бәлки урлаганнардыр?) дип сөйләүләре дә, пәнҗешәмбе көн кичке 10да имам-хәзрәтләр катнашында эфирга чыга торган дини тапшырулар вакытында алып баручы хатын-кызның кайвакыт урынлы-урынсыз хихахайлап көлеп утыруы да, кем әйтмешли, "тешкә тия", кайчагында ике алып баручы бергә очрашканда, яисә аерым тапшырулар вакытында сүз көрәштереп вакыт уздыруларына да эчем поша, эфир вакыты да, шул сәгатьләрдә җилгә очкан акчалар да бик жәл була.

Телевидениедә дә җитәрлек инде ул телне бозу күренешләре. Татарчага тәрҗемә ителгән сериалларны карый, дөресрәге тыңлый башласаң, бу тәрҗемәчеләр үзләре татарча бер дә аралашмыйлардыр, тәрҗемә иткән текстларын бер тапкыр да кабат укып чыкмыйлардыр дигән тәэсир кала. Көндәлек тормыштагы гади генә сөйләшүләрне дә шундый әдәбиләштереп җибәрәләр ки, кухняда ашап утырганда утыз ел бергә гомер иткән иреңнән: "Хөрмәтлем, рәхим итеп, вазадан миңа кәнфит һәм прәннек алып бирмәссезме?" - дип сораган кебек була. Кем генә шулай төчеләнеп утыра торгандыр? "Шуннан берәр кәнфит белән прәннек алып бир әле", - ­ дип, үз кешең белән үз итеп сөйләшү гадәт бит инде югыйсә. Чын татар кешесе мондый нечкәлекләрне, аһәңне тиз аера ул. Ясалмалылык та, иясе-хәбәре үз урыннарын таба алмый интеккән җөмләләр дә колакны яра.

Газеталардагы "парлы сөт" (нигә яңа сауган җылы сөт түгел ул?), кибеттә сатыла торган сөт кабында "эчәргә яраклы сөт" (шундый ук капларда я пакетларда эчәргә яраксызы да була микәнни?) кебек тәрҗемәләр дә болай да имгәнеп беткән телебезне тагын да "баета төшә". Мисалларым күп булса да, тәфсилләп санап тормыйм, алар турында болай да күп язылды инде, кабатлап утыруның әллә ни фәтвасы булмас.

Шулай да, көн туса - бер могҗиза дигәндәй, бу темага язарга утырырга мәҗбүр иткән сәбәп турында сөйләми кала алмыйм. Шушы араларда электрон почта аркылы үзебезнең яраткан газетабыз "Татарстан яшьләре"нә бер язма җибәрдем. Берничә ай хәбәрләшә алмый торган идем, шуңа да дулкынланып кына язган хатыма, андагы соравыма каршы тиз арада җавап килеп төшкәч, шатлыгым эчемә сыймады. "Әлфинур апа, хәерле көннәр! Язмагызны, фотоларны алдык, әле укымаган, шәт, яхшыдыр. Бик зур рәхмәт! Сезне югалткан идек, барлыкка килеп, менә сөендердегез. Бүтән югалмагыз инде))) Календарьларның быел кечкенәләрен чыгармадык шул" дигән хатны, җылы сүзләргә, игътибарга сөенә-сөенә, кат-кат укып чыктым. Шунда компьютерымда сорау чыга: "Бу хат - татар телендә. Сезгә русча тәрҗемәсе кирәкме?" - дип. Республикабызда ике теллелек турындагы Законның гамәлдә булуына матур мисал инде бу. Татарга тылмач кирәкми, дисәләр дә, "әйе" дигән җавап ноктасына бастым мин моның. Шул ук мизгелдә компьютерым хатны тәрҗемә итеп тә бирде. Сез дә укып карагыз әле. Сүзен дә, өтерен дә үзгәртмәдем. "Альфинур апа, добрый дни! Учетной, фото, которые удалось не, которые еще, уверен, благополучно. Огромное спасибо! Мы вас потеряли, появится вот подаренную радость. Вам кажется, что вы уже больше потеряли))) в этом году выходит календарь в свои маленькие".

Шәп бит, ә! Элмә такталардагы хаталар, СМС-хәбәрләр, "йөгерек юллар" язганда, еш кына, аларны язучыларның грамотасызлыгы өстенә, татар хәрефләре булмау аркасында килеп чыккан мәгънәсез яңа сүзләр бер читтә торсын! Вәт эшли монда ике теллелек турындагы закон! Ни көләргә, ни еларга белмичә, шаккатып утырганда башыма, сатирик Задорнов әйткәндәй, "гениальный" фикер килде. Украина, АКШ һәм башка илләр белән Россиябез арасында да "асарга түгел акларга" дигән гыйбарәдә өтерне кая куярга белмәгән шундыйрак тәрҗемәчеләр эшли микән соң әллә? Аңлашылмаучылыкларның иге-чиге булмаганга әйтүем инде. Ә нигә, безнекеләр фикерен - аларга, алар сүзен безгә минем компьютердагы автомат "переводчик" кебек тәрҗемә итсәләр, чыннан да, дөньяңның асты өскә килерлек шул.

Бер генә нәрсә күңелемне җылыта - әле сентябрь аенда, яңа сайлаулар алдыннан югары даирә чиновникларның берсе "моңа кадәр республикабызда, ике теллелек турындагы закон булса да, аның ни дәрәҗәдә, ничек эшләвенә контрольлек итүче орган юк иде, менә бу чакырылыш депутатлары махсус комиссия төзиячәк һәм ул татар телен саклауга, үстерүгә һичшиксез булышачак" дигән фикерне әйткән иде. "Бөтен ышаныч сездә, хөрмәтле депутатлар! Телне һәм милләтне саклау дәүләт күләмендә хәл ителергә тиеш, бу юнәлештә эшне көйләп тору өчен хөкүмәт дәрәҗәсендә махсус рычаг кирәк. Шунсыз булмый", ­ - диясе килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: