Бөгелмә авазы

Татар телен нишләтәләр?

Шатлыклы темадан - бик четреклесенә. Соңгы айларда массакүләм мәгълүмат чараларында да, социаль челтәрләрдә дә бертуктаусыз татар теле фәненең язмышы турында фикер алышу бара. Дәүләт Советы чираттагы сессиясендә көн тәртибенә кертелмәгән булса да, татар теле фәненең язмышын карап узганнар. "Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әлеге сорауны сәясиләштермәскә чакырды. Бу очракта хисләргә бирелмичә эшләргә...

Шатлыклы темадан - бик четреклесенә. Соңгы айларда массакүләм мәгълүмат чараларында да, социаль челтәрләрдә дә бертуктаусыз татар теле фәненең язмышы турында фикер алышу бара.

Дәүләт Советы чираттагы сессиясендә көн тәртибенә кертелмәгән булса да, татар теле фәненең язмышын карап узганнар. "Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әлеге сорауны сәясиләштермәскә чакырды. Бу очракта хисләргә бирелмичә эшләргә кирәк. Безнең республика күпмилләтле һәм күп конфессияле. Татулыкны селкетеп җибәрүләргә бирешмәскә һәм тигезлек сакларга кушты", - дип җиткерде Линар Закиров һәм безнең райондагы ситуациягә ачыклык кертүне сорап, мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбедага мөрәҗәгать итте.

"Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы мәктәпләре буйлап Россия мәгариф күзәтү органы тикшерүләр үткәрде. Хокук бозулар табылмаган, ләкин кечкенә җитешсезлекләр булган. Аның нәтиҗәсендә, Татарстанда рус теле фәне башка Россия регионнарына караганда сәгатьләр буенча калыша булып чыккан. Уку планнарын үзгәртергә дигән күрсәтмә булды. Чөнки рус теле фәнен укыту барлык Россия территориясендә бер төрле булырга тиеш. 5 төрле укыту планы тәкъдим ителде. Алар арасында милли мәктәпләргә туры килә торганы да бар. Рус телле мәктәпләргә дүртенче варианты туры килә. Татарстан мәктәпләре шуны сайлады. Анда милли телләрне өйрәнү тыелмый һәм ул мәҗбүри фәннәр исемлегенә керә. Ләкин баланың нинди фәнне өйрәнәчәген әти-әниләр сайлый. Уйлаша торгач, мәктәп директорлары белән уртак фикергә килдек. Өстәмә дәрес буларак кем татар, кем рус телен сайлаган - шуны өйрәнәчәк. Юк, бу рус телен сайлаганнар әлеге фәннән күбрәк беләчәк дигән сүз түгел, ә күбрәк телдән сөйләмгә юнәлтелгән булачак. Ләкин кайбер әти-әниләр мондый шартларга да риза түгел, татар телен гомумән программадан алуны таләп итәләр", - дип белдерде Валентина Кульбеда.

"Ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барыгыз. Шәхсән мин үзем татар телен өйрәнүнең бернинди дә начар ягын күрмим. Бала никадәр күп тел белә, бу аңа үзенә файдага. Телләр өйрәнү коммуникабельле булырга мөмкинлек бирә", - дигән фикерен җиткерде Линар Закиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: