Бөгелмә авазы

Татар теле – дәүләт теле ул!

Әйе, безнең газиз телебез дәүләт теле булып исәпләнә. Әмма ул дәрәҗәгә һич кенә дә күтәрелә алганы юк әле. Бу хәл бик күпләрне борчый дип беләм.

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Безнең "Бөгелмә авазы" газетасында да тел мәсьәләсе турында әледән-әле язып торалар. Әле менә үземдә саклана торган газеталар арасында 2013 елның 11 сентябрендә чыккан санын карап утырам. Автор Руслан Җәләев "Кимсетелгән тел түгел" дигән мәкаләсенең эпиграфы итеп Гётеның: "Үзенең туган телен белмәгән кеше чын мәгънәсендә шәхес була алмый", - дигән сүзләрен китергән. Язманың эчтәлеген язып тормыйм, мөхәррирдән мин ул мәкаләне кабат бастыруны сорыйм. Чөнки анда бик мөһим, кирәкле фикерләр әйтелгән.
Сүз дә юк, татар телен, ана телебезне гаиләдән үк өйрәнергә кирәк. Аннары инде, баланы чын шәхес итеп тәрбияләү өчен, телне камилләштерү өстендә эш мәктәптә дәвам иттерелергә тиеш. Моның өчен исә милли мохит булу шарт, ягъни татар мәктәпләренең эшләп торуы кирәк. Кайберәүләр: "Барысы да әйбәт бит инде, укучыларыбыз бәйгеләрдә, олимпиадаларда призлы урыннар яулый", - дияр. Әмма минем уемда бер укытучының әйткәннәре калкып чыга: "Мин конкурска бер генә укучыны әзерлим һәм уңышка ирешәм дә"... Санаулы берничә баланың уңышка ирешүе белән генә бөтен милләтнең язмышы хәл
ителми бит. Телебезне сакламасак, без үзебез дә юкка чыгачакбыз. Үз туган телеңне яхшы белгәндә, башка телләрне үзләштерү дә күпкә җиңел бирелә. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Татар, рус, нимес телләреннән башка мин, Аджариянең (Грузия) Батуми шәһәренә (грузин теленнән таң ату дип тәрҗемә ителә) ял итәргә баргач, өч атна чамасы вакыт дәвамында махсус грузин телен өйрәнергә омтылып карадым. Була икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Теләк кенә кирәк. Әйе, янәшәңдә шул телдә сөйләшүчеләрнең булуы мөһим. Матлоба - рәхмәт, гамәрҗоба - исәнмесез, нахвамдис - сау булыгыз, моме скали - эчәргә бирегез әле... Әгәр шул мохиттә 1 - 2 ай яшәсәңме, гади сөйләм телен аралашырлык дәрәҗәдә, һичшиксез, үзләштереп була. Минем тел төбенең кая тартканын аңлагансыздыр инде, безнең җөмһүрияттә туып-үскән күп кенә рус дусларыбыз, татар теле дәүләт теле булса да, татарча ике авыз сүз дә әйтә алмыйлар... Чөнки алар татар телен кирәк дип санамыйлар. Аларга ияреп, үзебезнекеләр арасында да ана телен санга сукмаучылар арта бара.
Әгәр татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле дип таный башласак, бу хәл юкка чыгар, безгә дә, милләт буларак, бетү куркынычы да янамас иде. Үзвакытында мәктәпләрдә саф татар телендә белем алган буын вәкилләре кимегәннән-кими, ә яшьләр бу мәсьәләгә битараф карый. Шуңа күрә тел проблемасын кабыргасы белән куярга вакыт! Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә җиткерсәк, ул империянең милләтләрне бетерү сәясәтенә бер киртә булыр иде. Моны соңга калмыйча, милли идеяләр тузан астында тончыгып беткәнче башкару зарур.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: