Бөгелмә авазы

Татар теле – дәүләт теле, онытмыйк!

24 апрель көнне радиодан язучы, шагыйрь, депутат Разил Вәлиев катнашында, Тукаебызны искә алып, татар теле, аның бүгенге көндә кулланылу дәрәҗәсе, законнар нигезендә хокуклары, аңа игътибар турында зур тапшыру булды.

Чәчкә ГАФФАРОВА,
тыл һәм хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Чынлап та, татар теле әлегә бездә үз дәрәҗәсендә түгел. Мәсәлән, кибеткә кереп, татарча сөйләшә башласаң, сиңа кимсетеп, мыскыл итеп карыйлар, өстәвенә: "Русча әйтегез", - дип, фәрман бирәләр. Бигрәк тә бу күренеш китап кибетендә күзәтелә. Бер керүемдә китапларны карап чыккач, тәрәзә янында басып сөйләшеп торган өч сатучы янына килеп, үзебезчә эндәштем. "Бездә татарлар юк, русча әйтегез", - диделәр алар миңа.
Ишек катындагы киштәдәге китаплар өеме өстенә "Уцененные" дип язылган. Шулар арасында алдагы рәттә Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"е дә бар. Бәясе - 10 сум. Тотып-тотып карадым да (ничек алыйм, минем бар бит инде), шундагы китапларны жәлләп, чыгып киттем.

Ә бит татар теленең көчле чаклары бар иде, җәмәгать. Менә без яшь чакта, 1930-1940 елларда рус теленнән татарчага тәрҗемә ителгән җырларны җырлый идек, рус әдипләренең әсәрләрен ана телебездә укыдык. Мәсәлән, "Широка страна моя родная"ны "Нинди иркен минем туган җирем" дип җырладык. "Щорс", "Если завтра война"ларны бүген дә фатирымда татарча көйләп йөрим әле. Яшь вакытта өйрәнгәннәр бер дә онытылмый икән бит. Хәзергеләре онытыла. Ә менә ана телебез онытылмый, күңелләрдә саф килеш саклана.

Бервакытны Татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә булган идем. Шунда башлыгыбыз Илдус Касыймовның, мәгариф идарәсеннән Фәүзия Мәхмүтованың чын татар телендә зур докладларын тыңлап, сөенеп утырдым.

Менә шулардан чыгып, бер тәкъдимем бар: халык белән аралаша торган урынга белгечне эшкә алганда, ике телне дә белүен төп шарт итеп куярга кирәк. Югыйсә, сөйләм телебез югалып бара. Моны коры сүзләр дип кенә кабул итмәгез, бу гамәл тиешле югарылыкта, депутатлар тарафыннан хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: