Бөгелмә авазы

Татар мобиль кушымталары татарчага өйрәтә һәм татарча акча саный

Jadidfest татар мәднияте фестивале программасына татар мобиль кушымталары презентацияләү дә кертелгән иде. (Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар мобиль кушымталары аша татар телен өйрәнергә, белемнәреңне сынарга, татар классикларының әсәрләрен укырга гына түгел, ә үзеңнең шәхси финансларыңны да контрольдә тотарга мөмкин. Jadidfest татар мәдәнияте фестивале программасына татар мобиль кушымталары презентацияләү...

Jadidfest татар мәднияте фестивале программасына татар мобиль кушымталары презентацияләү дә кертелгән иде.

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар мобиль кушымталары аша татар телен өйрәнергә, белемнәреңне сынарга, татар классикларының әсәрләрен укырга гына түгел, ә үзеңнең шәхси финансларыңны да контрольдә тотарга мөмкин.

Jadidfest татар мәдәнияте фестивале программасына татар мобиль кушымталары презентацияләү дә кертелгән иде.

Казанның 2 нче лицей укучылары ясаган дүрт төрле татар мобиль кушымтасы тәкъдим ителде. Болар - татар телен өйрәнү өчен "Ябалак" кушымтасы, интеллектуаль сорауларга җавап бирү мөмкинлеге тудырган "Сынау" кушымтасы, "Виселица" уенының татарча версиясе булган "Дар" кушымтасы һәм Казан шәһәре буенча гид булырга лаек "Серле Казан" кушымтасы. Әлеге кушымталарның кайберләренең 5000 гә кадәр йөкләве бар. "Серле Казан" кушымтасы инглиз һәм рус телләренә тәрҗемә ителәчәк.

Татар мобиль кушымталары аша татар классиклары әсәрләрен дә татарча укырга мөмкин. Болар - Тукай әкиятләре, Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре", Галимҗан Ибраһимовның "Кызыл чәчәкләр"е һәм Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ы. Мобиль кушымталарның эшләүчеләре - "Татар китаплары" авторлар төркеме.

Jadidfest татар мәдәнияте фестивале кысаларында "Финанс архитекторы" мобиль кушымтасы белән Алия һәм Артур Румянцевлар таныштырып узды. Мобиль кушымта шәхси керемнәреңне һәм чыгымнарыңны исәптә тотарга мөмкинлек бирә. Мобиль кушымта башта рус телендә эшләнеп, татар теленә тәрҗемә ителгән. Авторлар аның иминлек яныннан ышанычлы булуын әйтәләр, мәгълүмат куллнучыга күренә, ниндидер серверларга китми.

Мәгълүмат өчен. Jadidfest фестивалендә төп заманча татар мәдәни юнәлешләре белән танышып була: дизайн, музыка, әдәбият, кызыклы лекцияләр, альтернатив форматтагы дискуссияләр, стенд-ап, квест, төрле уеннар һ.б.

Фестиваль Казанның "Смена" үзәгендә бүген 22:00гә кадәр дәвам итәчәк. Чараның төп оештыручысы - Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы. Фестиваль өченче тапкыр уздырыла.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/24/154929/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: