Бөгелмә авазы

Татар эшмәкәрләре җыены "Алабуга" икътисади зонасында уза

Форумда Татарстан районнары, Россиянең 37 төбәге һәм 10 илдән 200 делегат катнашачак. (Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Татарстанның Алабуга шәһәрендә татар эшмәкәрләре катнашында XII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы узачак. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган форумда бу юлы Татарстан районнары, Россиянең 37 төбәге һәм 10 илдән 200 делегат катнашачак. Татар...

Форумда Татарстан районнары, Россиянең 37 төбәге һәм 10 илдән 200 делегат катнашачак.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Татарстанның Алабуга шәһәрендә татар эшмәкәрләре катнашында XII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы узачак. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган форумда бу юлы Татарстан районнары, Россиянең 37 төбәге һәм 10 илдән 200 делегат катнашачак.

Татар эшмәкәрләрен «Алабуга» махсус икътисади зонасы эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән таныштыру көтелә. Алар биредәге предприятиеләрне караячак.

Төштән соң «Алабуга» икътисади зонасының административ бинасында Татарстан җитәкчелеге катнашында пленар утырыш үтәчәк. Эре эшмәкәрләрнең продукцияләрен тәкъдим иткән күргәзмә дә оештырылачак.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/30/153379/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: