Бөгелмә авазы

Татар Димскәе мәдәният йортында шагыйрь Фәнис Яруллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

9 февральдә Татар Димскәе мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчеләре белән берлектә, шагыйрь Фәнис Яруллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Сәхнә тамашачының игътибарын җәлеп итәрлек бизәлгән. Язучы китапларыннан эчтәлекле күргәзмә оештырылган, газета-журнал битләреннән аның иҗатына багышланган мәкаләләр куелган. Әдәби чара барышында язучының тормыш, иҗат юлы...

9 февральдә Татар Димскәе мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчеләре белән берлектә, шагыйрь Фәнис Яруллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Сәхнә тамашачының игътибарын җәлеп итәрлек бизәлгән. Язучы китапларыннан эчтәлекле күргәзмә оештырылган, газета-журнал битләреннән аның иҗатына багышланган мәкаләләр куелган.

Әдәби чара барышында язучының тормыш, иҗат юлы барланды. Әйе, аның тормыш юлы җиңел булмаган, ләкин ул сынмаган, сыгылмаган, ә тормыш якасына ябышып, алга барган. Авылыбыз китапханәчесе Зелера Камалиева, мәдәният хезмәткәрләре Роза Шәйхуллина, Гөлнара Рәхимова Фәнис абый Яруллинның тирән эчтәлекле, рухи ныклыкны чагылган шигырьләрен тамашачыга зур осталык белән укып ишеттерделәр. Шагыйрь сүзләренә язылган берсеннән-берсе матур җырларны Зөлфия Әсгать кызы Закирова авылдашларның күңел кылларын тибрәндерерлек итеп башкарды. Юк вакытын бар итеп, кызларга ярдәмгә килгән Илгизә Миңнекәевага исә рәхмәтне аерып әйтәсе килә. Ул инде хәзер мәдәният йортында эшләмәсә дә, һаман халыкка хезмәт итү юлында.

Нур өстенә нур булып, кичәдә Фәнис абый Яруллинның сыйныфташы Зәмия апа Садыйкова да катнашты. Димскәй авылы Баулы районына кергән заманнарда, авылыбыздан Флюра апа Галләмова (хәзер мәрхүмә инде, авыр туфрагы җиңел булсын) һәм Зәмия апа Садыйкова Фәнис абый Яруллин белән бер сыйныфта укыганнар. Ул да үз истәлекләре белән уртаклашты: "Язучы буласы әллә кайдан күренеп тора иде инде аның: сочинениеләрне бик шәп яза иде, мәктәпнең стена газеталары аннан башка чыкмый иде".

Бу кичәне оештыручы кызларга тамашачылар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Һәр оештырган чаралары да мактауга лаек аларның. Афәрин, кызлар!

Сәрия ГАЛЛӘМОВА, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Гөлнара Рәхимова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: