Бөгелмә авазы

Татар Димскәе авыл җирлеге Советының чираттагы хисап сессиясе узды

9февраль көнне Татар Димскәе авыл җирлеге Советының чираттагы хисап сессиясе узды. Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов, җирле депутатлар, оешма-предприятие вәкилләре, авыл халкы катнашты. Отчет доклады белән Татар Димскәе муниципаль берәмлеге башлыгы Ринат Галләмов чыкты. Җитәкче иң элек 2017 елдагы эшчәнлеккә анализ ясады, авылда башкарылган...

9февраль көнне Татар Димскәе авыл җирлеге Советының чираттагы хисап сессиясе узды. Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов, җирле депутатлар, оешма-предприятие вәкилләре, авыл халкы катнашты.

Отчет доклады белән Татар Димскәе муниципаль берәмлеге башлыгы Ринат Галләмов чыкты. Җитәкче иң элек 2017 елдагы эшчәнлеккә анализ ясады, авылда башкарылган эшләр белән таныштырды, актуаль сорауларны күтәрде.

Татар Димскәе авыл җирлеге 4 авылны берләштерә: Татар Димскәе, Райлан, Суык-Чишмә һәм Сула. Дачачылар белән бергә исәпләгәндә 323 хуҗалык бар, пропискада 732 кеше исәптә тора. Авылда яшәүчеләр саны - 560 кеше, яртысы өлкән яшьтәгеләр. Узган ел 8 бала туган, 23 кеше фани дөнья белән хушлашкан.

Авыл җирлеге Советында бүгенге көндә халык сайлап куйган 7 депутат эшли. Болар: Шамил Фәхриев, Ринат Манасыйпов, Ринат Галләмов, Игорь Ишков, Марат Заһиров, Марсель Зайров һәм Айрат Кәлимуллиннар. Авыл башлыгы аларга хезмәтләре, килеп туган проблемаларны аңлаулары һәм төрле чаралар үткәрүдә матди ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Кызганыч, кайчандыр гөрләп торган, өй башы саен 2-3 баш сыер, 10-15 баш сарык асраучы авылда хәзер мал башын бармак белән генә санарлык. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны - 93, шуларның 44е - савым сыеры; 161е - сарык-кәҗә, 3есе - ат.

Хужалыклардагы мал башы кимү: сөт бәясе елдан-ел арзанаю (былтыр 18 сум булса, бүгенге көндә - 15 сум), авыл халкының картаюы, яшьләрнең эш булмайча шәһәргә, геофизика партияләренә китүе белән дә анлатыла.

Терлекләрнең баш санын саклап калу максатыннан, Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карары нигезендә, һәр савым сыерына 3000 сум, савым кәҗәсенә 1000 сум исәбеннән субсидия бирелгән, хуҗалыкларда бу ярдәмнең тулаем күләме 147 мең сум тәшкил иткән. Авылда үз эшләре белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр Диана Болгакова һәм Виталий Сардин үзләренең фермаларында савым сыерлары һәм үгезләр үрчетү белән шөгыльләнәләр.

Күп мал тотып, савым сыерларын арттыру максатыннан кече ферма төзүче Фанис Хәйбуллин үткән елның ноябрендә Алабуга шәһәрендә узган зональ семинарда "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" дигән Дипломга лаек булган һәм акчалата сертификат алган.

Авыл җирлегендә 2 621,6 гектар пай җире һәм 1 142,6 гектар дәүләт чәчү җирләре бар. Пай җирләрендә "Агропродукт" җәмгыяте оешмасы эшли. Агропродукт белән килешү нигезендә 1 пай җире өчен 3000 сум күләмендә акчалата хисап ясалырга тиеш булган. Ләкин пайчылар аренда өчен тиешле акчаларын алмаганнар әле. Җир өчен салымны (ул 451 сум тәшкил итә) һәркем үзе түләгән. 1 гектар өчен аренда хакы 517 сум тәшкил итә, бу бик арзан, чөнки Татарстанның Авыл хужалыгы министрлыгы карары буенча 1 гектар жир өчен ким дигәндә 750 сум булырга тиеш.

Авыл мәктәбендә бүгенге көндә 42 укучы укый, аларга 12 укытучы белем бирә, 6 техник хезмәткәр исәпләнә. Мәктәп бинасында урнашкан балалар бакчасында 12 бала тәрбияләнә. Авыл җирлегендә халыкка тагын фельдшер-акушерлык пункты; ике кибет; элемтә бүлеге, мәчет, мәдәният йорты, китапханә хезмәт күрсәтә. Авыл халкы алар эшеннән канәгать.

Үткән ел җирлек, авыллардагы урам утларын реконструкцияләү программасына кереп, Райлан, Суык Чишмә, Димскәй авылында шактый күләмле эш башкарылган. Нәтиҗәдә, алдагы еллар белән чагыштырганда, 40 процент экономия ясалган. Киләчәктә Такташ һәм Совет урамы башында линияләрне янарту каралган. Май башында авыл уртасында урнашкан, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә ремонт ясалган.

2016 ел азагында узган референдум нигезендә гражданнар арасында үзара салым җыю үткәрелгән, барлыгы 80 400 сум акча тупланган. Жыелган сумманы Татарстан Республикасы 4 тапкыр арттырып, 402 мең сум итеп кайтарып биргән. Бу акча мәктәпкә кадәр асфальт юл салуга тотылган.

Ел барышында Димскәй авыл жирлеге Республика конкурсында катнашып, 1 миллион сумлык грантка ия булган. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен булдырылган балалар мәйданчыгында нәниләр бик яратып уйныйлар, алай гына түгел олылар өчен дә тренажерлар куелган. Шулай ук авыл берәмлеге Татарстан Республикасы көненә багышланган смотр-конкурста катнашып, муниципаль берәмлеклэр арасында жинеп чыгып, Дипломга һәм өр-яңа "Шевроле-Нива" машинасына лаек булган һәм башкалар.

Чыгышы ахырында җирлек башлыгы 2018 елда эшләнәсе эшләрне тәгаенләде: авылга керә торган юл буенда утыручы корыган, картайган агачларны кису, чистарту; юл буйларына агачлар утырту; Сәйдәш урамында таш юл салу; Суык-Чишмә авылындагы чишмәләрне тәртипкә китерү, яңарту; янгын сүндерү машинасына су тутыру өчен елгага юл салдыру һәм мәйданчык төзү.

Чыгышлардан соң халык җирле һәм шәһәр түрәләренә сорауларын бирде. Димскәйлеләрне борчыган иң зур мәсьәлә - авылдагы газ исе проблемасы һаман ачык булып кала бирә. "Баулынефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе вәкилләре моңа бераз гаҗәпсенеп тә калдылар: "Ике насос станциясе куйдык, һаман бетми мени?", - дигән фикер ишетелде. Халыкны бу галәмәт ис соңгы елларда авыл халкының, бигрәк тә яшьләрнең, яман шеш авыруыннан үлүенә сәбәпче түгел микән дигән фикер борчый. В. Гарәфетдинов Үзәк район хастәханәсе вәкиленә димскәйлеләр үлемедә әлеге начар иснең катнашы булу-булмавын ачыкларга әмер бирде.

Халыкны борчыган тагын бер сорау - газ өчен түләүләрнең күп килүе. Авыл халкының бу уңайдан зарларын газетаның үткән саннарының берсендә бастырып чыгарган идек инде. "Горгаз" җәмгыяте вәкиле әлеге сорауга төгәл генә җавап ирештермәде, әлбәттә. "Барысы да Казаннан килә", - дип аңлатты белгеч һәм дөрес түләүләр алу өчен телефоннан яки шәһәрдә урнашкан махсус тартмаларга газ счетчигы күрсәтмәсен билгеле көннәрдә бирегә кирәклекне җиткерде. Ә бит барлык әби-бабайларга да телефон кертелмәгән һәм һәркемнең дә шәһәрдәге ул тартманы эзләп йөрү мөмкинлеге юк...

Авылның югары очында яшәүчеләрне борчыган тагын бер сорау "Водоканал"га юлланды. Алар ел дәвамында суның начар агуына, кайвакыт аның бөтенләй булмавына зарлана. Моның сәбәбе: һәркемнең "Водоканал" коесына кереп, андагы ачу-ябу корылмасын үз файдасына борып куюында. Шул сәбәпле, билгеле урамнарга су килү начарая. Халык әлеге коены берәр төрле махсус корылма белән ябып, анда хезмәт күрсәтүче генә кереп йөри алырлык итүне сорады.

Шулай ук үткән елның декабренә кадәр пай җирләре өчен акча ала алмаучы халыкның зары да бик зур. "Агропродукт" җәмгыяте җитәкчесе Михаил Исаев әлеге түләүләрне 27 апрельгә кадәр түләп бетерергә һәм алар өчен түләү бәяләрен күтәрергә сүз бирде.

Сессия ахырында авыл җирлегендәге алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Депутатлар Игорь Ишков һәм Айрат Кәлимуллин авыл имам-хатибы Яндәш хәзрәт Сатторовны, фельдшер ГөлзәрәСолтанованы һәмозак еллармәктәп директоры булыпэшләгән (хәзерукытучы)  ИлгизәИбраеваны авылҗирлегебашлыгыныңРәхмәтхатлары белән бүләкләде.

Авылның отчет сессиясе бик җанлы үтте, димскәйлеләрне борчыган сораулар якын арада чишелеш табыр һәм борчулар артта калыр дип ышанып калабыз.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: