Бөгелмә авазы

Татар булуы кыенмы?

Көз көне Карабаш бистәсендә танылган сәясәтче, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, академик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Сибгат улы Хәкимов булып китте. Аның белән булган җылы очрашуда мин дә катнаштым. Казан галименең фәнни кызыксынулары этникара мөнәсәбәтләр, Россиядә федератив мөнәсәбәтләр,...

Көз көне Карабаш бистәсендә танылган сәясәтче, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, академик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Сибгат улы Хәкимов булып китте. Аның белән булган җылы очрашуда мин дә катнаштым. Казан галименең фәнни кызыксынулары этникара мөнәсәбәтләр, Россиядә федератив мөнәсәбәтләр, конфликтларны хәл итү, Татарстан, Россия һәм Евразия тарихы, реформаланган Ислам һ.б. тармакларга карый икән. Татарлар тарихын язучы мине бик кызыксындырды һәм мин интернет аша аның эзләнүләре белән таныша башладым. Үземә аеруча кызыклы булып тоелган фактлар сезне дә, хөрмәтле укучыларыбыз, битараф калдырмас дип уйлыйм. "Бизнес Online" интернет газетасы Рафаэль Хәкимовның "Каково быть татарином?" исемле китабын өлешләп бастырып чыгара башлаган. Шул әсәрнең 7 нче бүлегеннән сезнең игътибарыгызга кыскача мәгълүмат тәкъдим итәм.

Безнең тарих кайдан башлана?

Минтимер Шәймиев, җитәкчелекне Рөстәм Миңнехановка тапшыргач, тарих белән төптән кызыксына башлады. Болгар, Зөя (Свияжск) торгызылды, "Болгар форумнары" ил буйлап уздырыла. Шундый бер форум Алтайда да булды. Алдарак без биредә Төрки цивилизациясенең туган җире ноктасы дип мемориаль һәйкәл урнаштырган идек. Чөнки төркиләрнең тарихын Алтайсыз аңлап булмый. Очыш барышында ул: "Ә ни өчен без нәкъ Алтайга очабыз?" - дип сорагач, мин: "Анда безнең тамырлар, Минтимер Шәрипович", -- җавап бирдем.

Җәмәгатьчелек арасында татарлар турында, гомумән, төрки халык турында "күчмә халык" дигән фараз йөри. Бу дөреслеккә өлешчә туры килми.

Төркиләрнең килеп чыгышы, иң беренче чиратта, тимерчелек белән бәйле. Тимер, алтын, бакыр чыгарганнар, аларны эретеп, төрле кораллар, бизәнү әйберләре ясаганнар. Эзләнүчеләр тикшерүләрне күчмә халыкларның сугыш иҗатын, тормыш алып бару серләрен, аларның камил булган коралларының кайдан алынуына тукталмыйча гына, алып бара.

Алтай, Хакасия, Тыва, Минусинск сөзәклекләрендә (котловинасы) яшәүчеләр борынгы заманнан ук металл эшкәртә белүләре белән танылган. VI гасыр башында төркиләр тимерче буларак тарихка кереп калган. Бу турыда риваятьләр дә бар. Рәшид ад-Дин исемле елъязмачы: "Алар урманда бик күп агач әзерләде һәм аңардан күмер ясады. 70 баш сыер һәм ат суеп, аларның тиресеннән тимерче төтенләгече (кузнечные меха) ясадылар. Аннары бер тауны агачларга өеп яндырдылар һәм 70 һава кудыргыч белән аңарга һава өрдереп тордылар, нәтиҗәдә, тау эченнән бик күп тимер чыгарылды", -- дип язган. Чыңгызхан нәселе -- нәкъ менә шул рәвешле тимер чыгарып, аны эшкәртүчеләр нәселе ул. Чыңгызханның исеме -- Тимучин. Моны "тимерче" дип тәрҗемә итәргә була.

Самурай кылычлары кайдан килеп чыккан?

Металлургия белән бәйле сюжет 2015 елда дәвам итте. Миңа эшкуарлар белән Япониягә барырга һәм анда "татара"ның ни икәнен ачыкларга кирәк иде. Рөстәм Миңнеханов Япониядә булганда "татара" дигән металл чыгару технологиясе, татар казанышлары һәм көрәше турында ишеткән.

"Татара" сүзенең асылына төшенә алмыйча, юлга чыктым. "Симанэ префектурасында мине 5 шәһәр мэры каршы алды һәм без алар белән "татара" технологиясе белән металл кою музеенда булдык. Биредә алда сөйләнгән технология буенча самурай кылычларын коялар икән.

Япониядән кайткач, эзләнүләргә керештем. Япония - диңгез эчендәге утраулы ил. Биредә урман һәм таулар гына, далалар юк. Ә менә дала халкы культурасы бирегә ничек килеп эләккән соң? Японнар бары туры кылыч белән генә көрәшкән. Күрәсең, атлар һәм җиңел кылычларны аларга татарлар алып килгән булып чыга. Моны топонимнар да дәлилли. Хонсю утравында -- Татар тавы, ә Токио кырыенда -- Татар сазлыгы, Убе шәһәрендә Татар күле һ.б. бар.

Без Тарих институтында японнар һәм кытайлар белән конференция уздырдык. Киләчәктә тагын бер тарихи табышмакка аңлату кертеләчәк. Шул ук вакытта Япония "татара" технологиясен ЮНЕСКО исемлегенә кертергә запрос биргән.

Тагын бер бик кызыклы факт. Берничә ел элек безнең музыкантлар Япониядә концертлар куйган, оркестр бер татар халык көен да башкарган. Японнар моңа исләре китеп, оркестрны алкышларга күмгән. Алар оркестр япон моңын махсус өйрәнеп килгән дип аңлаган. Мөгаен, бу юкка түгелдер...

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: