Бөгелмә авазы

Талпаннарның дүрт аяклы дусларга һөҗүме

Ямьле җәйләр күптән узды, инде табигатьтә көз хакимлек итә, салкын кышка да ерак калмый. Шулай да ветеринария клиникаларына талпан кадалган этләренә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны кимеми, киресенчә, арта гына бара.

Этләрдә энцефалит авыруы бу-ламы? Бу сорауны шактый ук еш бирәләр. Талпан энцефалиты белән кешеләр авырый. Дөрес, бу чир этләрдә дә булырга мөмкин дигән мәгълүматлар бар, әмма бик сирәк була. Талпан кадалган этләр өчен "пироплазмоз" дигән авыру куркыныч тудыра.
Яз һәм көз айлары бу җәһәттән аеруча тынгысыз айлар санала. Һәрбер талпан да пироплазмоз вирусы йөртә дигән сүз түгел. Шуңа күрә дә, талпан кадалды дип, шунда ук паникага бирелергә ярамый. Чирнең яшерен чоры 3 - 10 көн чамасы була, бу вакытта дүрт аяклы дустыгызның хәленә игътибарлырак булып, күзәтеп торыгыз. Аппетиты, хәрәкәтчәнлеге, кәефе үзгәрә калса, ветеринария табибына мөрәҗәгать итегез.
Пироплазмоз - этләрдә була торган кан чире ул. Пироплазмалар кан эритроцитларына эләгә, тиз үрчи. Һәр үрчү бүленешендә ике тапкырга артып, организмда кандагы кызыл тәнчекләр - эритроцитларның кими баруына китерә, шул сәбәпле, канда кислород йөртү авырлаша, эткә сулыш алу кыенлаша, ул хәлсезләнә бара, температурасы күтәрелә, сидеге каракучкылга әйләнә.
Шәһәрдә яшәгән этләрдә пироплазмоз булмый дип уйлаучылар ялгышалар. Хәтта асфальт өстеннән генә йөргәндә дә чирле талпан эләктерү куркынычы саклана. Шуңа күрә дә бу җәнлекләрне талпаннарга каршы препаратлар белән әледән-әле эшкәртеп тору кирәк. Ветеринария аптекаларында, зоокибетләрдә эктопаразитлардан саклану чаралары хәзер күпләп сатыла: спрейлар, сыекчалар, муенсалар, кершәннәр дә бар.
Пироплазмоз - дүрт аяклы дусларны үлем хәленә җиткерергә сәләтле булган куркыныч чир ул. Соңыннан килеп чыгу ихтималы булган катлауланулары белән дә мәкерле. Шуңа күрә дә ветеринария табибы дөрес диагноз куеп, дәвалау курсы узгач та организмны ныгыту өчен эткә шактый озак вакытлар өстәмә рәвештә ярдәм кирәк булачак. Монысы инде табиб белән бергәләп хәл ителә.
 
Фәридә НИЗАЕВА,
Ветеринария һәм фитосанитария
күзәтчелеге федераль хезмәте ("Россельхознадзор") ТР идарәсе
дәүләт инспекторы.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: