Бөгелмә авазы

Талпаннар һөҗүм итә

Язгы җылы көннәр җитүгә, күңел табигать киңлегенә ашкына, язгы урманның хуш исе үзенә тарта башлый. Тик бар дөнья матурлыгы белән хозурлану шатлыгын талпан кадалу куркынычы бозарга мөмкин, чөнки бу бөҗәкләр тешләвенең гаять куркыныч чир чыганагы булып торуы бик ихтимал.


Юлия ЧУРИНА,
ТР Гражданнар оборонасы
һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе
укыту-методик үзәге
Бөгелмә филиалы укытучысы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Талпаннар үз корбаннарын куак яфракларында, юл читендәге үләннәрдә сагалап торалар, шуңа да урман юлыннан барганда уртаданрак йөрергә тырышыгыз. Ял итәргә тукталган урыныгызның да ачык җирдә, агач-куаклардан, биек булып үскән үлән-куралардан читтәрәк булуы хәерле.

"Роспотребнадзор"ның ТР идарәсе мәгълүматларына караганда, 2011 елда Бөгелмә районында һәм Бөгелмә шәһәрендә, талпан кадалу сәбәпле, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр саны 269га җиткән. Быел 26 апрельгә инде 20 кеше зыян күргән. (Узган ел 4 кеше булган). Ә талпанны өйдә үзләре алып ташлаган кешеләр күпме тагын! Бәхеткә, энцефалит йоктыру очрагы юк, әмма уяулыкны югалтырга ярамый. Чөнки Бөгелмә республикабызда талпан кадалу куркынычы аеруча зур булган 26 район исемлегенә керә.

Талпан кадалган очракта ни эшләргә соң? Энцефалит йоктырудан саклануның иң ышанычлы ысулы - вакцинация. Ә инде талпан кадала калса, башта аны тиз арада тартып чыгару; тыгыз капкачлы савытка салып, тикшеренү үзәгенә анализга алып бару; аннары анализ нәтиҗәләре белән табибка күренү зарур.

Ә инде эш талпан кадалуга ук барып җитмәсен дисәгез, урманга, басуга чыкканда җиңнәре тыгыз томалана торган озын күлмәк кию, чалбар балакларын талпан эчкә үтеп кермәслек итеп, оекбаш, итек эченә тыгып кую, башка да яулык бәйләп, яисә башлык киеп кую яхшы. Киемнәргә талпаннарны үтерә торган акарицид препаратлар сиптерергә дә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: