Бөгелмә авазы

Тагын – янгыннар турында

Сез беләсезме, янгыннарның 75 проценты торак йортларда чыга. Күпквартирлы йортларда да, хосусый йортларда да булып тора ул. Ут кеше гомерен өзәргә дә, бөтен милек-мөлкәтне яндырып көл итәргә дә сәләтле. Янгынны сүндерүгә караганда, ут чыгуны булдырмый калуның күпкә җиңелрәк икәнен һәр кеше белә. Шуңа күрә дә үзең яшәгән торакны куркынычсыз итү...

Сез беләсезме, янгыннарның 75 проценты торак йортларда чыга. Күпквартирлы йортларда да, хосусый йортларда да булып тора ул. Ут кеше гомерен өзәргә дә, бөтен милек-мөлкәтне яндырып көл итәргә дә сәләтле. Янгынны сүндерүгә караганда, ут чыгуны булдырмый калуның күпкә җиңелрәк икәнен һәр кеше белә. Шуңа күрә дә үзең яшәгән торакны куркынычсыз итү хәерле. Бу хакта аны проектлаганда ук уйларга кирәк.

Резеда ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.

Агач корылмалар ут чыгу җәһәтеннән бигрәк тә куркыныч. Шуңа да агачны махсус матдә белән эшкәртергә, электр тәэминаты системасын дөрес урнаштырырга, өйдә мич чыгарырга уйласагыз, бу эшне махчус белгеч-осталарга тапшырырга кирәк. Йорт-бинадан запас чыгу юллары да алдан ук уйланылган, янгынга каршы сигнализация системасы, ут сүндерү җайланмасы тоташтырылган булырга тиеш.

Янгыннарның 20 проценттан артыгы электр җиһазларын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә чыга. Хәзерге заман коттеджларында, йортларда ут чыгу очраклары, элекке агач корылмаларга караганда, сирәгрәк күзәтелә. Иске электр челтәре токны хәзерге көндәгедәй күпләп тотуга исәпләп үткәрелмәгән, шул сәбәпле, ток үткәргеч чыбыклар еш кына кызып, эри башлый. Андый чакта электр бүлү калканындагы саклагыч чара да чыдамый. Хәтта йортның стена-бүрәнәләрен үз вакытында утка каршы торырлык сыекча белән эшкәрткән булсалар да, ышаныч аз, чөнки аны кабат яңартып торучылар бик-бик сирәк очрый.

Хәзерге агач йортларда исә эчке (яшерен) электр үткәргеч чыбыкларны металл торбалар я металл җиңсәләр эченә урнаштыралар. Ә ачык чыбыклар параллель бөрмәле пластик җиңсәгә куела. Димәк, барлык агач йортларда да, беренче чиратта, электр үткәргеч чыбыкларны гамәлдәге тиешле стандартлар дәрәҗәсенә китереп җиткерү таләп ителә.

Билгеле, һәрбер очракта да диярлек, янгын чыгуның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Менә ни өчен кеше ут белән эш иткәндә дә, шәм кабызганда я шырпы сызганда да, тәмәке көйрәткәндә дә, балаларга ут белән шаярырга рөхсәт биргәндә дә икеләтә игътибарлы һәм уяу булырга тиеш.

Кагыйдә буларак, хәзерге замандагы сертификатланган приборлар, җайланмалар бик сирәкк очракта гына ут җәһәтеннән куркыныч тудыралар. Иске, төзексез яки үзбелдек белән эшләп куйган электр җиһазлары - менә нәрсә беренче чиратта ут афәтенә китереп җиткерә.

Янгын вкытында кешеләр еш кына, утның үзеннән түгел, ә яну продуктларының калдыкларына - гадәттә, ис газына - агуланып үләләр. Бина-йортларның конструкцияләре җимерелгәндә исә кешеләргә имгәнү куркынычы яный. Шуңа да йорт төзегәндә конструкцияләрнең ныклыгына аеруча игътибар бирергә кирәк.

Ут афәте - олы бзла ул. Уттан берни дә калмый...

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: