Бөгелмә авазы

Табигать - могҗиза ул

Табигать - ул мине чолгап алган тирәлек. Мин аңа сокланам, яратам, өйрәнәм һәм дөньяга саклык белән карарга, кайгыртырга тырышам. Без зур булмаган шәһәрдә яшибез һәм табигатькә якын булу мөмкинлегенә иябез. Мин Соколка тавында йөрергә, бакчабызда ял итәргә һәм эшләргә яратам. Берсендә безнең участокка керпе килде. Бу вакыйга шундый күңелле һәм...

Табигать - ул мине чолгап алган тирәлек. Мин аңа сокланам, яратам, өйрәнәм һәм дөньяга саклык белән карарга, кайгыртырга тырышам.

Без зур булмаган шәһәрдә яшибез һәм табигатькә якын булу мөмкинлегенә иябез. Мин Соколка тавында йөрергә, бакчабызда ял итәргә һәм эшләргә яратам. Берсендә безнең участокка керпе килде. Бу вакыйга шундый күңелле һәм кызыклы булды, хәтта песиебез Бусинка да яңа кунакны кызыксыну һәм дусларча мөнәсәбәт белән каршы алды. Ул аны иснәп карады, аның энәләренә ышкылды. Без керпене ашаттык, ләкин тоткарламадык һәм ул үз юлы белән алга таба китте.

Кайбер чакта без бабамның туган ягы Ырынбур өлкәсенә барабыз. Юлда безгә искитмәле болыннар очрый. Тукталыш ясап, чәчәкләрнең матурлыгына сокланабыз, фотога төшәбез, саф һава сулыйбыз. Чәчкәләрне өзмибез - алар кешеләр соклансын өчен һәм бал кортлары бал җыйсын өчен үсәргә тиеш.

Күптән түгел минем тормышымда шатлыклы хәл булды. Мин агач утырттым! Технология фәне өчен имән күркәсе җыйган идек, шуларның берсе шытып чыкты. Мин аны зуррак савытка күчереп утырттым, хәзер минем үземнең имән агачым бар! Гаҗәп хәл - шундый кодрәтле агач, үсенте чагында йомшак, кыюсыз, рәнҗүчән үсемлек икән. Үс, имәнем, үс, көч тупла!

Һәр кышта без әнием белән Яңа ел бүләкләреннән калган каплардан кошлар өчен җимлек ясыйбыз һәм ишегалдындагы куаклыкларга элеп куябыз. Мин аңа гел ярмалар, ипи валчыклары салып торам. Минем җимлегем кошлар арасында популярлык казана. Кышның тагын бер гүзәллеге бар. Ул - урман тынлыгында тукран тукылдавын тыңлап, җәнлек, кошларның эзләрен карап, чаңгыда шуу мөмкинлеге.

Табигатьне саклау бик мөһим, ул бит авыр эш түгел, бары тик үзеңнән башларга кирәк. Кулланылган кәнфит кәгазен чүп чиләгенә илтеп җиткерергә, табигатьтә ял иткәннән соң полиэтилен пакетларны, банкаларны, калдыкларны җыеп китәргә, үзең артыңнан учакны сүндерергә, яндырырга ярамаган очракта, шырпыга тотынмаска кирәк. Сындырмаска, өзмәскә, җимермәскә, ә киресенчә, мәхәббәт, кайгырту, саклау хисләре күрсәтергә кирәк. Минем әнинең язмышында шундый хәл булган: юл буеннан барганда ул бер кошчыкның, машинаның ал тәрзәсенә бәрелеп, асфальтка егылып төшкәненә шаһит була. Машиналар күп булмый, әнием юлда яткан кошчыкны учына ала, шул мизгелдә кошчык, айнып китеп, канатларын кагып, очып та китә. Мин дә тыныч күңел белән узып китә алмас идем. Дөньяны үзгәртәсең килсә - үзеңнән башла!

 

Елизавета Афанасьева,

Бөгелмә шәһәре, Һ.Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: