Бөгелмә авазы

Сыйфат – икътисадның мөһим өлеше

Европа Сыйфат оешмасы инициативасы белән 1990 елдан башлап, ел саен ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә Сыйфат көне билгеләп үтелә иде, ә 1995 елдан бирле дөнья җәмәгатьчелеге ноябрьнең икенче атнасын тулаем шушы проблемага багышлый. Сыйфат темасы ил икътисадында иң өстенлекле проблемаларның берсе санала. Сүз товарларның кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлыгы турында...

Европа Сыйфат оешмасы инициативасы белән 1990 елдан башлап, ел саен ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә Сыйфат көне билгеләп үтелә иде, ә 1995 елдан бирле дөнья җәмәгатьчелеге ноябрьнең икенче атнасын тулаем шушы проблемага багышлый. Сыйфат темасы ил икътисадында иң өстенлекле проблемаларның берсе санала. Сүз товарларның кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлыгы турында гына бармый, бу кулланучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү һәм өметләрен аклауга да бәйле.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә иң актуаль мәсьәлә сатып алган товарның, шул исәптән туклану продуктларының сыйфатына кагыла. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, шулай ук элемтә, финанс хезмәтләре күрсәтү, туристлык өлкәсенә караган гамәлләрне тормышка ашыру эшләренең яхшы сыйфатлы булуы да бик мөһим.

Кулланучыларга үзләренең закон тарафыннан гарантияләнгән мәнфәгатьләрен һәм хокукларын якларга, килеп туган теге яки бу хәлдә аларга ярдәм итәргә, проблемалы очракларга юл куймаска - менә бүлек белгечләре алдында торган төп бурыч. Агымдагы елның 9 аенда безгә гозер һәм зар-шикаять белән 150ләп кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 60 проценттан артыграгы кулланучы файдасына, ягъни уңай хәл ителде.

Территориаль бүлек эшчәнлеге шикаятьләр һәм гаризалар тикшерү, гражданнарга консультацияләр бирү белән генә чикләнми. Безнең эшчәнлектә төп бурыч - законнарның үтәлешенә контрольлек итү. Агымдагы елда бүлек белгечләре тарафыннан милекчелекнең төрле формасында булган 133 хуҗалык-субъект тикшерелде. Ачыкланган тәртип бозулар буенча төзелгән беркетмәләр нигезендә 1 621 мең сумлык штраф салынды.

Территориаль бүлек азык-төлек чималының һәм туклану продуктларының сыйфатын, куркынычсызлык күрсәткечләрен дә күзәтеп тора. 2016 елда бу җәһәттән 2 133 проба алынган. 139 партия - барлыгы 520 кило азык-төлек сатудан алынган, дип хәбәр итәләр "Роспотребнадзор" территориаль бүлегеннән.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: