Бөгелмә авазы

Сәясәтсез сәяхәт турында сөйләштек

Өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үтү Бөгелмәдә инде традициягә әйләнде. Бу көнне һәр оешма, һәр предприятие үзендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне хөрмәтли - аларга бүләкләр тапшыра, чәй табыннары оештырып, пенсионерларның күңелен күрә. "Бөгелмә авазы" редакциясе дә бу чарадан читтә калмады. Корбан итеннән пылаулар пешереп (моңа безнең хәбәрчебез Ләйсән Вилданова бик...

Өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үтү Бөгелмәдә инде традициягә әйләнде. Бу көнне һәр оешма, һәр предприятие үзендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне хөрмәтли - аларга бүләкләр тапшыра, чәй табыннары оештырып, пенсионерларның күңелен күрә.

"Бөгелмә авазы" редакциясе дә бу чарадан читтә калмады. Корбан итеннән пылаулар пешереп (моңа безнең хәбәрчебез Ләйсән Вилданова бик оста), тәм-томнар белән өстәл корып, бүген лаеклы ялдагы пенсионерларыбызны чәйгә чакырдык. Алар бездә дүртәү: Бибиәсма апа Габдуллина, Расиха апа Шәмгуллина, Гөлфирә апа Нәбиуллина һәм элеккеге исәп-хисапчыбыз Любовь Сидорочева. Очрашуга бары Расиха апа гына килгән иде, калганнар, төрле сәбәпләр белән, (кемдер авырып тора, кемдер эшли әле) килә алмады. Мин шәхсән үзем Расиха апаны бер 10 ел күргәнем юк иде инде. Очршуыбыз, чыннан да, бик җылы булды. Расиха апа безнең исәнлек-саулыкны белешеп чыкты, балаларның ни хәлдә булын сораштырды, һәрберебезнең гаилә тормышын белеп тора икән үзе. Яшьтәшләре очрашуга килмәүдән бераз кәефе дә кырылып китте сыман.

- Кәбисә елы бигрәк авыр ел, быел күп кенә танышларыбыз бакыйлыкка күчте, - дип уфтанды ул. Шулай да апабыз, елмаеп, үзе белән булган маҗараларны сөйләп алды. Быел ул ерак Таҗикстанга сәфәр кылган икән. Шунда яшәүче бертуган апасы авырып киткәч, барып хәлен белергә булган.

- Юлга куркып кына чыктым. Таҗикстанда күптән булганым юк иде. Хәзер заманаларда үзгәрде бит. Самолетка утырдым, ул таҗик ир-егетләре белән шыплап тулган. Йөрәгемә шом керде (юл дәвамында бу тойгы юкка чыкты, әлбәттә). Егетләр белән аралашып-сөйләшеп бардык. Бөтенесе безгә эшкә килгәннәр, шул рәвешле, гаиләләрен туендыралар. Төзелеш сезоны бетү сәбәпле, өйләренә кайталар икән. "Кансай исемле шахтерлар бистәсенә ничек итеп барып җитеп булыр икән?" - дип, юлны белештем.

Самолеттан төшүгә, бар кеше таралып бетте. Иртәнге сәгать 3. Торам басып аэропорт залында берүзем. Полиция хезмәткәрләре янына бардым да кабат барасы пунктыма булган юлны белештем, нинди автобуслар йөрүен сораштырдым. Иң гадие такси алып китү булып чыкты. Полиция хезмәткәрләре тиз арада аны да табып бирде. Мин сүз әйтеп өлгергәнче, таксист килеп, сумкаларымны күтәреп, китеп тә барды. Котым алынып, аның артыннан йөгердем. "Берүзем сезнең белән китмим", - дим үзенә. Тик такси хуҗасы үз сүзен сүз итте. Әлеге дә баягы, полиция хезмәткәрләре тынычландырды мине: "Үзебезнең кеше, апа, кайгырмагыз берүк", - диделәр алар.

Юллар ремонтта булу сәбәпле, бистәгә без урау юллар белән барып җиттек. Апам белән исән-имин күрешүемә шат идем. Биредә барысы да СССР заманындагы кебек, бездәге булган үзгәрешләр юк. Иске йортлар, кибетләр...

- Бөтен тазларыма чаклы урлап бетерделәр, халык товар сатып ала алмый, акчалары юк, - дип зарланды апам. Ун көн Таҗикстан җирендә булгач: "Кунакта рәхәт, өйдә яхшырак" - дип, тагын юлга кузгалдым. Әлеге бистәгә автобуслар да йөрми икән... Чит җирләрдә йөреп кайткач, кистереп шуны әйтәсем килә, Татарстаныбызда тормыш яхшы, кадерен белеп яшәргә кирәк, -- дип тәмамлады ветераныбыз хикәясен.

Берничә сәгать дәвамында, шул рәвешле, гөрләшеп утырдык. Редакциянең элеккеге хәлләрен искә төшердек, бүгенге проблемалар турында фикер алыштык. Шуны әйтәсе килә, рәхәт булды. Хөрмәтле ветераннарыбыз, без сезне сагынып көтеп калабыз, өйләрегездә эшегез бетеп торган кебек булса, килегез редакциягә. Сезнең киңәшләр, сезнең төпле сүзләр безнең өчен бик кирәк.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: