Бөгелмә авазы

Сугыш елы хатлары

28 гыйнвар көнне 13 сәгатьтә Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда "Сугыш елы хатлары. 1941 - 1945 еллар" дигән республикакүләм фотокүргәзмәне ачу тантанасы булачак. Әлеге күргәзмәгә нигез 2017 елда, "Единая Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" федераль проекты кысаларында, Татарстан Республикасындагы музей фондларында, гаиләләр архивларында саклана торган сугыш елларында язылган хатларны барлап, санлы...

28 гыйнвар көнне 13 сәгатьтә Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда "Сугыш елы хатлары. 1941 - 1945 еллар" дигән республикакүләм фотокүргәзмәне ачу тантанасы булачак.

Әлеге күргәзмәгә нигез 2017 елда, "Единая Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" федераль проекты кысаларында, Татарстан Республикасындагы музей фондларында, гаиләләр архивларында саклана торган сугыш елларында язылган хатларны барлап, санлы форматка күчерү барышында салынган иде. Әлеге эш нәтиҗәләре буенча фотокүргәзмә оештыру мөмкин булды.

Бөгелмәдә бу фотокүргәзмә нибары өч көн - 28 - 30 гыйнварда эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: