Бөгелмә авазы

Суда саклык чаралары

Җәй - сулыкларда актив ял итү чоры. Болар: су коену, су спорты белән шөгыльләнү, көймәдә йөрү, суда үткәрелә торган ярышларда катнашу, балык тоту, су буенда корпоративлар уздыру, гаилә белән ял итү һ.б.

Ләкин бер нәрсәне онытырга һич ярамый: күңел ачулар бәхетсезлек очракларына китерә күрмәсен. Моның өчен сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген беркайчан да онытмагыз. Су тирәсендә килеп чыккан бәхетсезлек очраклары төрлечә. Мәсәлән, йөзә белмәсәгез, суга кермәгез, бигрәк тә елга, күлнең тирән урыннарына. Кояшта озак кызынгач, ашагач та, шунда ук суга сикерергә ярамый. Шулай ук яшенле яңгыр яуганда һәм көчле җилле көнне, бигрәк тә исерек хәлдә сулык тирәсенә барырга кирәкми, чөнки алкоголь хәрәкәт координациясен чик ли, контрольне какшата, йөрәккә һәм кан юлларына көчле удар ясап, суда көзән җыерырга мөмкин. Рөхсәт ителмәгән, кеше булмый торган, су керү тыелган, махсус җиһазландырылмаган урыннарда һич кенә коенырга ярамаганын исегездән чыгармагыз. Шулай булгач, су буенда ярышлар үткәрергә уйласагыз, урынны бик җентекләп сайларга кирәк.
Гаилә белән сулыкларда ял итүчеләр бер генә минутка да балаларының үзләрен генә ялгыз калдыра күрмәсеннәр. Йөзәргә өйрәнгән булсалар да, аларга
һәрчак игътибар кирәк, балалар күз уңында тотылырга тиеш.
Су буенда бәхетсезлек очракларының сәбәпләре күптөрле. Йөзә белү, яисә көймә белән оста идарә итә белү генә куркынычсызлыкка гарантия бирми. Шуңа күрә сулыкларда ял иткәндә барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә генә ялларыгыз күңелле узар.
Лилия ДӘҮЛӘТШИНА,
21 нче янгын сүндерү часте хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: