Бөгелмә авазы

Суда сак булыгыз!

Җәй - яллар чоры. Бүген республикада гадәттән тыш коры һава шартлары тора. Шуңа бик күпләр эсселектән качып, су буенда ял итүне кулай күрә. Россия сулыкларында һәр елны 10ар меңләп кеше һәлак була. Бәхетсезлекнең төп бәласе: суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәү һәм шулай ук аек булмаган хәлдә су коену.

Әлфия ЗАРИПОВА.
Сулыкларда бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе һәрвакыт су коенганда үтә сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Коену өчен билгеләнмәгән, тирәнлеген белмәгән буаларга кермәскә кирәк. Кояш нурлары астында озак булганнан соң коену көзән җыеруга китерергә мөмкин. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә дә тәнне көзән җыеру, аң югалтулар булуы ихтимал.
Һәр елны суда батып үлгәннәрнең байтагы исерек була. Мондый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, беренчедән, таныш булмаган җирдә суга чумарга ярамый. Шулай ук төбенә ләм утырган һәм суүсемлекләре булган җирдә дә су коену тыела. Суга кергәндә кулдан ясалган коену әйберләрен кулланырга ярамый. Алар авырлыкка чыдамаска, яисә әйләнеп кап-ланырга мөмкиннәр. Шулай ук өреп тутырылган матрас һәм автомобиль камералары белән дә еракка йөзеп керергә кирәкми. Билгеләнгән һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына су коенырга ярый. Су температурасы - 18, һаваныкы 22 градустан түбән булганда, суга керү тыела. Сак булыгыз, сезнең куркынычсызлык - үзегезнең кулларда!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: