Бөгелмә авазы

Срогында һәм югары сыйфат белән…

9 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин республикада гамәлгә ашырылучы программаларның 12се - торак йортларга, социаль объектларга, гомуми белем бирү мәктәпләренә капиталь ремонт, "Уңайлы мохит", бюджет өлкәсе предприятиеләрендә казаннарны алмаштыру һәм башка прог-раммалар буенча эшнең торышы белән...

Әлфия МОСТАФИНА.
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре 40 муниципаль берәмлекнең барлык объектларында да
алып барыла. Өч райондагы өч объектта төзекләндерү графиктан 25 процентка артка калып башкарыла (шуларның берсе - Бөгелмәдә. Биредә түбә ябуда тоткарлык бар).
Капиталь ремонт барлык 159 мәктәптә дә алып барыла, акчалар 93 процентка үзләштерелгән. 28 муниципаль райондагы 46 мәктәптә бу мөһим эш төгәлләнгән.
"Уңайлы мохит" программасын 2014 елда финанслау - 539,6 миллион сум. 2014 елда 135 социаль өлкә объекты җайлаштырыла, бу - физкультура һәм спорт учреждениеләре, халыкны социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, инвалидларны тернәкләндерү, сәламәтлек саклау, мәдәният, урта-махсус белем бирү учреждениеләре. Быелгы программага 40 муниципаль берәмлектәге объектлар кертелгән.
Бөгелмәдә "Уңайлы мохит" программасы буенча 2014 елда 5 600 мең сумлык эш башкарылырга тиеш булса, үтәлеш 60 процент тәшкил итә. Ә мәк-тәпләрне җайлаштыруга 8 600 мең сум каралган.
2014 елда гомуми белем бирү мәктәпләренә кереп йөри алу мөмкинле-генә килгәндә исә, программаны финанслау 271,9 миллион сум тәшкил итә. Бу программа буенча 2014 елда 104 мәктәп җайлаштырылган.
Чыгышының соңында министр төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, аларга эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләде: "Без сезнең белән илнең киләчәген төзибез һәм безнең бурычыбыз - аны елдан-ел матурлату, уңайлы микрорайоннар, яшел урыннар, икътисад объектлары һәм
мавыктыргыч үзәкләр төзү. Эшебезнең нәтиҗәләрен республика халкы һәм кунаклар күрә. Сезнең куллар белән төзелгән биналар өчен һәрвакыт горурлык хисләре генә кичерергә насыйп булсын".
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов та төзүчеләрне һөнәри бәй-рәмнәре белән котлады. "Татарстан бүген ил күләмендә төзелеш өлкәсендә лидерлардан санала, - диде ул. - Безгә бу күрсәткечләрне сакларга кирәк". Президент шулай ук төзүчеләргә эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете теләде.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов киңәшмә эшен йомгаклап, мәктәпләрдә ремонт эшенең 20 августка тәмамланырга тиешлеген ассызыклады. "Шул ук вакытта сыйфатка игътибар зур булырга тиеш, - диде ул. - Чөнки бүген төзекләндерелгән мәк-
тәпләрне ремонтлауга тагын 25 - 30 елсыз әйләнеп кайту булмаячак".

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: