Бөгелмә авазы

Спорт комплексы да, мунча да кирәк

Соңгы араларда оныгым белән шәһәр үзәгендә төзекләндерелгән паркта йөрергә яратабыз. Сокланабыз.Чынлап торып тырышсаң, сукыр күздән дә яшь чыга дигәндәй, теләк булганда, ниләр генә башкарып чыгып булмый икән.

Әлфия МОСТАФИНА.
Бөгелмә шәһәре.

Әле кайчан гына Ленин һәйкәле янындагы агачлыкка игътибар итүче дә юк иде, ә бүген аны сабыйлары белән яшь әти-әниләр дә, өлкәннәр дә, роликларда җилдерергә яраткан яшьләр дә үз итә. Мәйданны да бизәкле ташлар белән түшәп чыксалар, бу урын бөгелмәләрнең яратып ял итә торган урынына әверелер, иншаллаһ.

Реклама

Шәһәрдә республика күләмендәге программалар ярдәмендә йортлар төзекләндерелә, яңа йортлар калкып чыга, яшьләр өчен спорт үзәкләре ачыла, әмма… шул ук вакытта шәһәр җитәкчелеге Бөгелмәнең "СУ-2" районы турында "оныткан" кебек. Ул бүгенге көнгә кадәр йокы районы, ягъни "спальный" район булып кала бирә.

Болай дип әйтергә тулы нигез бар. Узган гасырның 80 нче еллары башында районның күрке булып торган клубны сүтеп алганнар, аннары чират шушы тирәлектәге мунчага җитте һ.б. Саный китсәң, мисалларны күп китерергә мөмкин булыр иде. Шушы урында туктап, Бөгелмә муниципаль районының архитектура һәм шәһәр төзелеше ида-рәсенә бер соравым бар.

Моннан берничә ел элек Бөгелмә шәһәренең генераль планы төзелде. Менә шул мөһим документның берәр генә битендә булса да "СУ-2" районы телгә алынды микән? Әллә тагын 50 елга бу төбәк авыр эштән соң кайтып йоклау урыны гына булып калырмы?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: