Бөгелмә авазы

Соцпакет гомерне саклап калырга мөмкин

Татарстанда социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия булган кешеләрнең 70 проценты аннан баш тартып, акчага өстенлек бирә. Табиблар өчен исә мондый карарлар чын-чынлап баш бәласенә әверелә. Кыйммәтле дәвалану таләп ителгән кешеләрне дарулар белән тәэмин итү кыенлаша.

Республикабызда инде күптәннән социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алу мөмкинлеген бетерергә кирәк дип сөйлиләр. Таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү (ОНЛС) программасын гамәлгә ашырудагы кыенлыклар әлеге системаның бигүк уйланып бетмәгән булуыннан килә. Канунда каралганча, кешеләр соцпакет урынына акча алырга мөмкин. Шул ук вакытта натураль ташламалар сайлаганнарга дарулар чикләнмәгән суммага бирелергә тиеш.

Таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү программасы федераль бюджеттан финанслана. Федераль ташламаларга барлык төркем инвалидлар, блокадниклар, сугышта катнашучылар ия.
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Фәридә Яркәева китергән мәгълүматларга караганда, республикабызда 360 мең кеше социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы. Федераль канунда билгеләнгәнчә, алар елына бер тапкыр әлеге хокукны ни рәвешле файдаланырга икәнен хәл итә ала. Әгәр дә кеше акча сайлый икән, аңа ай саен 716 сум акча түләнә. Соцпакет сайлаучыларның акчалары исә "кәрҗин"дә тупланып бара. Үзәк казнадан ел саен бүлеп бирелә торган өстәмә трансферларны исәпкә алып, бу сумма аена 1 063,2 сум тәшкил итә.
Әмма табиблар кабул ителгән системага карата үз канәгатьсезлеген белдерә. "Акчага өстенлек биргән һәр кеше "кәрҗин"не бушата", - ди Фәридә Яркәева да. Әйтик, республикага билгеләнгән категорияләрне таләп ителгән дарулар белән тәэмин итүгә узган елда 1,4 миллиард сум акча күчерелгән, акча сайлау-чылар аркасында исә Татарстан 3 миллиард сумнан колак каккан. Сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре канунга үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыккан инде.
Фәридә Яркәева соңгы елларда медицина тармагындагы үсеш ярдәмендә ирешелгән уңышларны аерым билгеләп үтте. Соңгы 10 елда Татарстанда уртача гомер озынлыгы 4,7 елга арткан, шул исәптән эшкә яраклылык яшендәгеләрнең үлеме 25 процентка кимегән. Мондый уңай статистикага ОНЛС програм-масы да үз өлешен керткән.
Ниһаять, бик кыйммәтле дәвалану таләп ителгән кешеләрне кирәкле препаратлар белән тәэмин итү мөмкинлеге туган - алар кешенең гомерен сакларга ярдәм итә. Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы кешеләрнең соцпакетмы, әллә акча сайларгамы дигән мәсьәләгә җиңел карашы зур борчу тудыра.
Кешегә теләсә кайсы вакытта кыйммәтле дәвалану кирәк булырга мөмкин, диләр алар. Мисал өчен, республикабызда 90 мең кеше онкологик авырулар белән исәптә тора - һәр 43 нче татарстанлыда яман шеш табыла. Шикәр авыруы белән чирләүчеләр 110 меңнән артык, ә йөрәк-кан әйләнеше авырулары тын юлларының кискен авыруларыннан соң (ОРЗ) икенче урында тора.
Искәртеп узабыз, социаль хезмәтләр җыелмасына хокукны кире кайтару өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Пенсия фонды бүлегенә гариза тапшы-рырга кирәк. Cоцпакеттан баш тарткан кеше, кискен авыруы килеп чыккан очракта да, ул елны программага кире кайта алмаячак.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА.
"Intertat.ru"дан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: