Бөгелмә авазы

Сәнәгать министры гражданлык авиациясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады

9 февраль - Гражданлык авиациясе хезмәткәрләре көне. (Казан, 9 февраль, "Татар-информ"). 9 февраль - Гражданлык авиациясе хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Хөкүмәт исеменнән авиация хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. "Россия төбәкләре, дөньядагы илләр арасында...

9 февраль - Гражданлык авиациясе хезмәткәрләре көне.

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ"). 9 февраль - Гражданлык авиациясе хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Хөкүмәт исеменнән авиация хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

"Россия төбәкләре, дөньядагы илләр арасында элемтәләр булдыручы гражданлык һава флоты илнең икътисади үсешенә йогынты ясаучы мөһим факторларның берсе. Пассажирларны исән-имин йөртү, йөкләрне вакытында илтү-китерү - болар сезнең көндәлек көч түккән хезмәт. Татарстан авиаторларының һөнәри осталыгы алга таба да республиканың гражданлык флотын уңышлы үстерергә ярдәм итәчәк дип ышанам. Һөнәри осталыгыгыз, хезмәтегезгә тугрылык өчен рәхмәт белдерәм!" - диелә котлау мөрәҗәгатендә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/09/157702/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: